Туризм һәм кунакчыллык

Ульяновск өлкәсендә “Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проекты кысаларында туристлык инфраструктурасын үстерү дәвам итә.

Губернатор Алексей Русских җитәкчелегендә узган төбәкнең комплекслы үсеше буенча штаб утырышында илкүләм проектны тормышка ашыруга нәтиҗә ясалды һәм тармакны үстерү юллары билгеләнде.

– “Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проекты төбәк экономикасы үсешенең драйверына әверелде. Әлеге проект туристлар агымы артуына, заманча инфраструктура булдыруга, яңа эш урыннары ачуга һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга этәргеч бирә. Илкүләм проект кысаларында безнең регион вакыйгалар туризмын актив рәвештә үстерә, урнаштыру объектларына инвестицияләр кертә, муниципаль инициативаларга ярдәм күрсәтү системасын камилләштерә һәм дәүләт күзәтчелеге стандартларын булдыра,- диде регион башлыгы.

Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры урынбасары Денис Ильин белдерүенчә, статистик мәгълүматларга караганда, 2025 ел нәтиҗәләре буенча кунакханәләргә урнашучылар саны 11 процентка арткан һәм объектлар саны 198гә җиткән. Номерлар фонды 6 процентка арткан.

Быел илкүләм проект ярдәмендә Иске Майна районында “Малинки” шәһәр чите клубын булдыру дәвам итә. Әлеге объект 80 процентка әзер инде. Комплекс 52 номерны үз эченә алыр дип көтелә. 2026 елда туристлык объектлары булдыруга 250 миллион сумлык шәхси инвестицияләр кертелгән. Чардаклы районындагы “Белый стан” клубы, Forest Lounge эко-паркы һәм Ульяновск шәһәрендәге “Охотник” ял базасы яңа объектлар исемлегенә керә.