Президент көндәлегеннән

Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков Владимир Путинның Финляндия лидеры Александр Стубб һәм Норвегия премьер-министры Йонас Гар Стере белән телефоннан сөйләшүен шәрехләде.
Бу хакта ул «Беренче канал»га биргән әңгәмәсендә сөйләде. Ушаков сүзләренчә, әңгәмәдәшләрнең үтенече буенча Владимир Путин Украинадагы конфликтның килеп чыгу сәбәпләренә тукталган.
«Әңгәмәдәшләр үтенече буенча безнең Президент конфликтның беренчел сәбәпләрен аңлатты. Әңгәмә нәкъ менә шуннан башланды», - диде ул.
Шул ук вакытта Россия Президенты ярдәмчесе кризисның башлангыч сәбәпләре 2014 елдан ук килә башлавын билгеләп үтте. Элегрәк Владимир Путин Россиянең Евросоюз илләре белән мөнәсәбәтләрне тергезүгә юнәлдерелгән теләсә нинди адымнарны хуплавын белдергән иде.
* * *
Сербиядә чыгучы "Печат" гәзите 30 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путинны Европа киләчәгенең бердәнбер реаль гаранты дип атады.
"Европа сәяси элитасына бүген 1947 дә, 1991 ел да булмавын аңларга вакыт. Күп нәрсә үзгәрде һәм Россиядән башка - бигрәк тә аңа каршы - Европада тынычлык һәм тотрыклылык юк. Европа киләчәгенең бердәнбер чын гаранты - Владимир Путин", - диелә басмада.
Мәкаләдә Боян Билбия шулай ук Европада Россия лидеры белән элемтәләр өчен Европа берлегенең махсус вәкилен билгеләү идеясе турында фикер алышуга игътибар итте. Аның сүзләренчә, бу башлангыч Украинадагы конфликтны тыныч хәл итүне эзләү фонында яңадан барлыкка килде.
* * *
Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин 18-19 ноябрьдә Шэньчжэнда сөйләшүләр уздырачак.
Бу хакта “Интерфакс” Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко сүзләренә таянып яза. Ике ил лидеры Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге (АТЭС) саммиты кысасында икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләрен караячак.
“Ике ил лидерының очрашуы Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге саммиты кысасында планлаштырылган, – дип хәбәр иткән Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. Сөйләшүләр Кытайның Шэньчжэн шәһәрендә уздырылачак. Анда ике яклы мөнәсәбәтләрне карау күздә тотыла. Яклар халыкара мәсьәләләр буенча да фикер алышачак. Исегезгә төшерәбез: Азия-Тын океан хезмәттәшлеге оешмасы төбәкнең 21 ил икътисадын берләштерә.
Россия АТЭС эшендә 1998 елдан бирле катнашып килә.
* * *
Россия Президенты Владимир Путин Украина Президенты Владимир Зеленскийның телефоннан шалтыратуына җавап бирүдән баш тартмас иде, дип белдерде РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков журналист Павел Зарубин белән әңгәмәсендә.
Ушаков билгеләп үткәнчә, Киев режимы башлыгы төрле чыганаклар аша аралашуга әзер булуы турында сигналлар җибәрә. Әгәр бу чыннан да шулай булса, Зеленский Мәскәүгә һәрвакыт килә ала, дип искәртте Президент ярдәмчесе һәм, әгәр сөйләшәсе килә икән, рәхим итсен, дип нәтиҗә ясады.