22 нче мәктәптә бар да заманча

Губернатор Алексей Русских Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбен капиталь ремонтлау нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм төзекләндерүне дәвам итү кирәклеге турында белдерде.

Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбен ремонтлау барышында бинаның фасадын яңартуга аеруча зур игътибар бирелгән. Шулай ук отмосткасын, уку-укыту кабинетларында, актлар залында һәм икенче катның коридорларында идәннәрне алмаштырганнар. Моннан тыш, икенче каттагы бүлмәләрдә агач ишекләр яңартылган.

Мәктәпнең материаль-техник базасы да сизелерлек дәрәҗәдә яхшырган. Төрле фәннәр буенча кабинетларга заманча җиһазлар кайтартканнар. Мәсәлән, ОБЗР кабинеты беренче ярдәм күрсәтү өчен манекеннар һәм корал макетлары белән тулыландырылган. Хезмәт кабинеты заманча тегү машинкалары, оверлоклар, шулай ук укыту-методик җыелмалар һәм роботехника, ясалма интеллект нигезләрен өйрәнү, инженерлык-космик белем алу өчен конструкторлар белән тәэмин ителгән. Табигый-фәнни дисциплиналарны тирәнтен өйрәнү өчен физика, химия һәм биология кабинетларына цифрлы лабораторияләр һәм лаборатория практикумнары өчен комплектлар кайтартылган. Сынлы сәнгать кабинеты балалар иҗаты өчен наборлар белән тулыландырылган. Ә актлар залы универсаль түшәм комплекты, микшеры да булган графикалы эквалайзер, тавышны көчәйтүче аппаратура, вокал радиомикрофоны һәм персональ компьютер белән җиһазландырылган. Чит телләр кабинетын ноутбуклар белән тележка-саклагыч бизи.

Уку-укыту кабинетларында да мебель яңартылган – хәзер балалар яңа парталар артында яңа утыргычларга утырып белем алалар. Информатика, математика, тарих, рус теле һәм әдәбияты кабинетларында рельс системасындагы интерактив панельләр пәйда булган. Барлык уку-укыту класслары да яңа ноутбуклар һәм күпфункцияле җайланмалар белән тәэмин ителгән.

Холлар белән рекреацияләрдә уңайлы мохит булдыруга аерым игътибар бирелгән. Әлеге зона “Беренчеләр Хәрәкәте” һәм “Орлята России” эшчәнлегенә, дәүләт символикаларына багышланган залларны, уңайлы ял итү зонасын үз эченә ала.

“Мәктәбебез “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында яңартылды. Губернатор Алексей Русскихка, өлкә Хөкүмәтенә, шәһәр хакимиятенә, мәгариф идарәсенә ярдәмнәре, финанс мөмкинлекләр табулары өчен чын күңелдән рәхмәт”,- ди 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева.