Рәхмәт хатлары тапшырылды

Чынлы районы Иҗтимагый палатасы утырышы узды. Чара барышында Дәүләт Думасына депутатлар, өлкә Губернаторын сайлауларда актив катнашучыларга рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Шулай ук милли мәдәни автономияләр әгъзаларына Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтүдә ярдәм күрсәтүләре өчен бүләкләр тапшырылды. Район татар автономиясе рәисе Тәльгат Идиатулловны район башлыгы Владимир Бабайкин диплом белән бүләкләде.