Нәмимә (гайбәт) - җимерүче гөнаһ

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Белүебезчә, Ислам - ул тынычлык, туганлык һәм хәерлесен булдыру дине. Әмма җәмгыятьне бар нәрсәдән дә тизрәк җимерүче бозыклыклар бар. Бүген сүзебез иң куркыныч бозыклыкларның берсе - нәмимә (гайбәт һәм кешеләр арасын бозу максаты белән сүз ташу) хакында булыр.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) безне яхшы кешеләрне начар кешеләрдән аерырга өйрәтеп, болай дигән: “Арагыздан иң начарларыгыз турында сезгә хәбәр итәргәме? Алар - гайбәт ташучылар (шелтә белән йөрүчеләр), бер-берсен яратучылар (дуслар һәм туганнар) арасында ызгыш-талаш чыгаручылар һәм гаепсез кешеләрнең җитешсезлекләрен эзләүчеләр” (әлеге хәдис Бохари һәм Мөслим җыентыгында китерелә).

Нәрсә соң ул нәмимә?

Бары тик ызгыш-талаш чыгару, дошманлык хисе уяту, үзара талаштыру максаты белән кеше сүзен башкаларга таратып йөрү нәмимә дип атала.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә мондый кешеләрне тыңлауны, аларның сүзләренә колак салуны катгый рәвештә тыя: “Һичбер күпләп ант итүчегә, түбән булганга буйсынма. Хурлаучыга (бозык уйлар белән) сүз йөртүчегә (дә буйсынма) (Әл-Каләм, 10-11).

Аллаһы Раббыбыз “Бүлмәләр” сүрәсендә болай ди: “И, иман китерүчеләр! Фаразларның бик күбеннән сак булыгыз, чөнки, һичшиксез, кайбер фаразлар - гөнаһ. Янә (бер-берегездән) гаеп эзләмәгез, берәүләрегез икенчеләрегезнең гайбәтен сатмасын. Сезнең берәрегезгә үлгән кардәшенең итен ашау ошармы?” (Әл-Хүҗүрат, 12).

Әлеге аятьләрдән күренгәнчә, нәмимә - ниндидер “зарарсыз сөйләшү” генә түгел, ә Аллаһы каршында авыр җинаять, ул гайбәт сөйләүчегә дә, тулаем җәмгыятькә дә зыян китерә.

Нәмимә ни өчен зур гөнаһ булып санала соң?

1. Гайбәт сөйләүче сихерчегә тиңләштерелә.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай ди: “Әл-әдх (яман теллелек) нәрсә икәнлеген сезгә хәбәр итәргәме? Бу ән-нәмимә - кешеләр арасында сүз ташу (гайбәт тарату)”.

Ислам дине гайбәт сөйләүне ни өчен сихерчелек белән чагыштыра соң? Чөнки аларның максатлары бер, уртак - бар нәрсәне җимереп ташлау. Сихерче дә, гайбәтче дә кешеләр арасын боза, аларны талаштыра. Танылган галим Яхъя бине Кәсир болай дигән: “Нәмимә - гайбәт тарату белән шөгыльләнүче кеше, бер ай дәвамында явызлык кылучы сихерчегә караганда, бер сәгать эчендә күбрәк начарлык эшли. Безнең галимнәр, нәмимә - ул иң зур гөнаһларның берсе, дигән уртак фикердә”.

2. Нәмимә җәмгыятьнең иминлеген какшата.

Гайбәт таратучы китергән зарар санап бетергесез. Ул гаиләләрне тарката, дуслык һәм туганлык җепләрен өзеп ташлый. Бүген ул күршесенең сүзләрен таратса, иртәгә дустының сүзләрен башкаларга җиткерәчәк, шулай итеп, Аллаһы хакына бер-берсен яратучы кешеләр дошманга әвереләчәк. Ислам дине безгә кешеләрне дуслаштырырга куша, ә нәмимә, киресенчә, араларны ерагайта. Бу бик тә зур бәла, ул җәмгыятьтәге тынычлык һәм иминлеккә зыян сала.

3. Нәмимә кешене Аллаһыдан курку хисеннән - тәкъвалыктан мәхрүм итә.

Тәкъвалык - ул Аллаһыга буйсыну, Аның тарафыннан биреләчәк әҗер-савапларга өмет итү һәм тәмуг утыннан куркып гөнаһ эшләмәү. Аллаһыдан курыккан кеше беркайчан да кешеләр арасын бозу белән шөгыльләнмәс. Тәкъвалык - ул ике дөнья бәхетенә ирешү ачкычы. Тәкъвалык - иң зур байлык, тәкъвалы (богобоязненные) кешеләр - иң бәхетле кешеләр.

4. Нәмимә игелекле гамәлләр өчен бирелгән савапны юк итә.

Яман сүз сөйләүче кеше үзенең әҗер-савапларын катапультка куеп, алар белән көнбатыш һәм көнчыгышка атучыны хәтерләтә. Кыямәт көнендә андый кеше үзенең гамәл китабын кулына алыр һәм кайбер изге эшләренең сызып ташланган булуын күрер. Хәйран калып, гаҗәпләнгән андый кешегә: “Фани дөньяда вакытта гайбәт - яман сүз сөйләвең аркасында әлеге әҗер-савапларың синең гамәл китабыңнан сызып ташланды”,- дип әйтерләр.

Абдуллаһ бине Мөбарәк (р.а.) янында берәр кеше турында сөйләсәләр, ул гадәттә болай дигән: “Әгәр берәр кеше турында яман сүз сөйләсәм, үземнең әти-әнием турында сөйләр идем, чөнки минем әҗер-савапларым тапшырылуына барыннан да күбрәк алар лаек”.

Хәсән әл-Бәсри (р.а.) берәүнең аның турында гайбәт сөйләве турында ишеткәч, шул кешегә бер савыт шикәр җибәрә һәм: “Син миңа үзеңнең әҗер-савапларыңны бүләк итеп биргәнсең икән. Ә мин бүләк рәвешендә сиңа менә шуны җибәрәм”,- дип әйтергә куша.

Шулай бервакыт Суфьян әс-Сауридан (р.а.) Пәйгамбәребезнең менә шундый сүзләре китерелгән хәдис турында сораганнар: “Аллаһы ит ашаучы йортта яшәүчеләрне күралмый”. Һәм ул болай дип җавап биргән: “Бу - кешеләр турында үзләре булмаган вакытта сөйләп, аларның итен ашаучылар” (“Хәдәикүл-хәкәик”).

Әлеге кисәтү безгә дә кагыла. Синең бу дөньяда кылган изге гамәлләрең үзләре булмаган чакта алар турында начар сүз сөйләгән кешеләргә тапшырылачак. Әгәр инде бернинди әҗер-савабың да булмаса, ул кешеләрнең гөнаһларын үз өстеңә алачаксың. Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотып, тәмуг газабына тартылачаксың. Мәетнең тәненнән ит кисәген тешләп кабуыңны күз алдыңа китер һәм үзеңне газапка тартылудан сакларга тырыш.

Әлеге гөнаһтан ничек сакланырга соң?

Кадерле дин кардәшләребез, шайтан капкынына эләкмәс өчен без түбәндәге берничә кагыйдәне үтәргә тиеш:

- Гайбәт сөйләүчеләрне, начар сүз таратучыларны тыңламагыз. Әгәр кемдер сезнең яныгызга килеп, арагызны бозу максаты белән башка кешенең сүзләрен җиткерә башлый икән: “Минем моны тыңлыйсым килми”,- дип әйтергә хакыгыз бар һәм динебез буенча сез шулай эшләргә бурычлы. Гайбәт сүзгә кушылмагыз, аны таратуда катнашмагыз.

- Дин кардәшегезнең намусын саклагыз, аның дәрәҗәсен төшермәгез. Кешене түбәнсетүгә юл куймагыз. Әгәр ул хаталанган икән, аңа аны төзәтергә ярдәм итегез, дөрес юлга басарга булышыгыз. Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) хәдисендә, кем кардәшенең намусын сакласа, Аллаһы шуны Кыямәт көнендә саклар һәм яклар, диелгән.

- Кыямәт көне, мәхшәр мәйданы турында онытмагыз. Телебез - Аллаһы тарафыннан бирелгән олы нигъмәт, һәм без һәрбер әйткән сүзебез өчен җавап тотачакбыз. Фани дөньядагы тормыш - ул гамәлләр кылу, сынаулар аша үтү өчен вакытлыча бирелгән кыр гына. Һәрбер кеше барлык эш-гамәлләре өчен дә Кыямәт көнендә җавап бирәчәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Мөэминнәр арасында әшәке нәрсәләрнең таралуын теләгәннәр өчен дөньяда да, Ахирәттә дә тилмерткеч бер газап бар” (Ән-Нур, 19).

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) нәсыйхәтен искә төшерик: “Аллаһыга һәм Кыямәт көненә инанучы яхшыны сөйләсен яки дәшмәсен”.

Әйдәгез, телләребезне пычрактан, әшәкелектән чистартыйк! Әйдәгез, игелекле гамәлләр кылырга, Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) салаватлар әйтергә һәм Аллаһыдан тынычлык насыйп итүен, гөнаһларыбызны кичерүен сорарга ашыгыйк. Аллаһы Раббыбыз безне нәмимәдән - җимерүче гөнаһтан сакласын, безне дин кардәшләребезгә ярдәм итүчеләрдән һәм аларның гаепләрен яшерүчеләрдән кылсын. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә безнең җитешсезлекләребезне яшерсен һәм Үзенең җәннәтенә кертсен. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.