Солдат аналарын хөрмәтләделәр

Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете ашханәсендә СВО зонасында хезмәт итүче мөселман кардәшләребезнең әниләре һәм хатыннары белән очрашу узды. Анда Димитровград шәһәре, Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнары вәкилләре чакырулы иде.

Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов инициативасы белән Димитровград шәһәре мөселманнары хәйриячелек акцияләренә кушылып, СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша. Алгы сызыкта дошманга каршы батырларча сугышучы ир-егетләребезнең якыннарын мәчет тарафыннан үткәрелгән ифтар, корбан мәҗлесләренә, төрле очрашуларга чакыралар. Мөселман кардәшләребезнең аналары һәм тормыш иптәшләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, хәлләрен белешәбез, мөмкин кадәр ярдәм итәбез, ди Ильяс хәзрәт.

Мәчет ашханәсендә оештырылган мәҗлесне Ильяс хәзрәт Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Ул сугыш афәтләре тизрәк тәмамланып, ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын, ир-егетләребезнең җиңү шатлыгы белән исән-сау кайтуларын, Россиянең матур киләчәге хакына һәлак булган дин кардәшләребезгә шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итүен теләп дога кылдырды.

Шәрәфле кунаклар - Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков, шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова, Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта, Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина, Димитровград шәһәре Иҗтимагый палатасы рәисе Марина Макшанцева СВО геройларының якыннары турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен Ильяс хәзрәт Мухутдиновка, мәхәллә мөселманнарына һәм спонсорларга рәхмәт белдерделәр. Улларын илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләгән аналарга да рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә тормыш иптәшләренең кайтуын зарыгып көткән хатыннарга сабырлык күрсәтүләрен, сугышчыларга терәк һәм таяныч булып калуларын, тылдан - өйдән бары тик яхшы хәбәрләр генә җиткереп торуларын теләделәр.

“Махсус хәрби операция зонасында традицион ислам кыйммәтләре, туган телебез, газиз Ватаныбыз хакына сугышучы ир-егетләребез белән җиңү көнен бергәләп якынайтабыз. Без аларга мөмкин булган кадәр булышырга бурычлы”,- ди Ильяс хәзрәт.