Әбдеридән - челтәрләр һәм мендәрләр

Яңа Малыклы районы Әбдери авылы ТОСы каршындагы волонтерлык үзәгендә җылылык һәм кайгыртучанлык рухы хөкем сөрә. Волонтерлар, илһамланып һәм сабырлык күрсәтеп, үзләренең эшләрен бик теләп башкаралар.

Кемдер ашыкмыйча гына мендәрләр тегә, кемдер аларга синтепон тутыра - бик тә гади, әмма СВО - махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче сугышчыларга кирәкле булган әйберләр бу. Ә янәшәдә генә авылның уңган хатын-кызлары чираттагы маскировкалау челтәрен үрүне дәвам итә. Гүзәл затларның күңел җылысын биреп үргән әлеге челтәрләр сугыш кырында кемнеңдер гомерен коткарып, саклап калырга мөмкин бит.

Әлеге игелекле гамәл артында олы йөрәкләр, киң күңел, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар, Туган илебез язмышына битараф булмау яшеренгән. ТОС җитәкчелеге вакытлары белән исәпләшмичә волонтерлык үзәгенә йөрүче авылдашларына рәхмәт белдерә. Авыл хатын-кызларының ярдәме бәяләп бетергесез. Аларның җан җылысы, яхшылык, игелек энергиясе һәм кайгыртучанлык күрсәтү омтылышы алгы сызыкта - передовойда дошманга каршы сугышучы солдатларга барып җитсен иде.