Олы йөрәкле табиб

Табиб-кардиолог Ринат Рафаил улы Бурнашев “Земство докторы” дәүләт программасы буенча шәһәрдән авыл җиренә күченгән. Хәзер ул Новоспасское район хастаханәсендә кардиология бүлеге мөдире булып эшли.
Күңеле кушуы буенча табиб һөнәрен үзенә гомерлек кәсеп итеп сайлаган Ринат Рафаил улы Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә дөньяга килә. Туксанынчы еллар башында союздаш республикада тормышлар үзгәрә башлагач, әти-әнисе өч айлык сабыйны күтәреп туган якларына – Иске Кулаткыга кайта. Төпле белем алып чын кеше булырга хыялланучы Рафаил район үзәгенең 1 нче урта мәктәбендә укып йөри. Дөньяны танып белергә омтылучы малай район больницасында врач булып эшләүче әнисе Наилә Тимур кызы алып кайткан авырулар тарихын кич буе укып утыра, рентген рәсемнәре белән кызыксынып таныша. Шул рәвешле яшүсмердә табиб булу теләге барлыкка килә. Мәктәпне бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егетнең Казан химия-технология институтының бюджет бүлегенә керү мөмкинлеге була. Әмма ул Ульяновск дәүләт университеты медицина факультетының түләүле бүлеген сайлый. Врач булырга җыенасың икән, әйдә, шунда укырга кер, мөмкинлек табып, ничек тә түләрбез әле, ди әти-әнисе. Тырыш, булдыклы һәм максатчан егет университетта укып йөргәндә үк ашыгыч медицина ярдәме станциясенә медбрат булып эшкә урнаша. Аннары шәһәрнең 1 нче поликлиникасында ашыгыч ярдәм табибы вазыйфаларын башкара. Тәҗрибә туплау нияте белән укудан соң эшкә ашыга идем, барысына да өлгердем, ди Ринат Рафаил улы. Ә хосусый клиникада эшләгәндә интернатурага кереп, кардиолог белгечлеге серләрен үзләштерү карарына килә. ЭКГ һәм йөрәккә УЗИ нәтиҗәләрен җентекләп өйрәнеп, авыруларны ачыклау һәм диагноз кую миңа бик тә ошый, һәркайсына ярдәм итәсем килә, ди Бурнашев, медицинаның кардиология юнәлешен сайлавының сәбәбен ачыклап.
2024 елда “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча Новоспасское район хастаханәсендә кискен коронар синдромлы авырулар өчен кардиология бүлеге ачыла. Язмыш кушуыдыр инде, Ульяновск өлкә клиник хастаханәсенең танылган кардиологы Ринат Бурнашев “Земство докторы” дәүләт программасы буенча Новоспасское бистәсенә барып урнашырга ризалаша. Хәзерге вакытта ул өлкәнең көньяк районнары халкына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче кардиология бүлегенә җитәкчелек итә. “Земство докторы” программасында катнашучы буларак 1,5 миллион сум акча бүлеп бирделәр, килешү буенча мин беркая да китмичә, әлеге хастаханәдә биш ел эшләргә тиеш, ди Ринат Рафаил улы. Бүген ул үзенең гаиләсе белән “Авыл җирендә торак” дип аталган федераль программа нигезендә төзелгән фатирда яши. Без торган фатир өчен җирле “Проинвест” ширкате тулысынча түли, биш ел узганнан соң, беренчел взносның ун процентын түләп, торак мәйданын үз милкебезгә күчертү мөмкинлеге бар, ди табиб-кардиолог.
Ринат Рафаил улы шәһәр тормышын ташлап, авыл җиренә бөтенләйгә күченеп килүенә һич тә үкенми. Кешеләрне үлемнән коткарып, гомер бүләк итүче табиб әйтүенчә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән тәкъдир, ягъни алдан ук язылган язмыш бу. Замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган бүлектә яшь белгечләр белән аңлашып, кулга-кул тотынышып эшләве үзе рәхәт, ди кардиология бүлеге мөдире. Баксаң, бүлектә эшләүче врачлар һәм шәфкать туташларының яртысы чамасы үзебезнең татарлар икән.
Өлкәнең йөрәк-кан тамырлары бүлегенә караган кардиология бүлегендә бер ай эчендә уртача сиксән-туксан пациент дәвалана, тулаем алганда, агымдагы елның ун аенда биредә көньяк районнарда яшәүче 800дән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Авыруларны стационар шартларында дәвалыйбыз, кайберләренең йөрәгенә югары технологияле операция ясарга туры килә, шөкер, барысы да савыгып чыгып аякка басалар, ди доктор Бурнашев, канәгатьлек хисе кичереп. Пациентларның һәммәсе дә аңа һәм бүлек коллективына рәхмәт сүзләре юллый. Олы йөрәкле, киң күңелле, кешелекле, алтын куллы Ринат Рафаил улына рәхмәтебез әйтеп бетергесез, диләр.
Көне буе авырулар кабул итеп һәм төнлә стационарда дежур торган Ринат Рафаил улын өендә дус-тату гаиләсе көтә. Хатыны Елена – белгечлеге буенча врач. Алар мәхәббәт җимешләре – уллары Кәримне үстерәләр.
“Безнең Новоспасское бистәсе хәзер шәһәрдән бер дә калышмый бит. Балаларга сыйфатлы белем алу, гаилә белән рәхәтләнеп ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган. ФОК белән бассейн, ат спорт мәктәбе эшләп килә. Мәчетләребез манарасыннан биш вакыт намазга чакырып моңлы азан тавышы яңгырый. Кыскасы, матур итеп яшәү, эшле дә, ашлы да булу өчен мөмкинлекләр җитәрлек”,- ди тырыш хезмәте белән халык хөрмәтен вә ихтирамын казанган яшь табиб.
Новоспасское татарларының горурлыгы булган данлыклы эшмәкәр, “Доктор Аделов клиника”сы җитәкчесе Кәрим Абдулхак улы Аделов та табиб-кардиолог Бурнашевның тырышлыгына, милләт җанлы булуына соклануын белдерә.
“Барлык пациентлар да, аеруча да үзебезнең татарлар Ринат Рафаил улына приемга эләгергә тырышалар. Чөнки ул авыруны бөтен күңелен биреп, игътибар белән тыңлый белә. Аннары дөрес, төгәл диагноз куеп, дәвалауга керешә. Үз эшенең чын остасы, чын профессионал ул. Новоспасское район хастаханәсенең горурлыгы, терәге һәм таянычы. Оялып тормыйча, һәрвакыт үзебезчә, татарча сөйләшә. Ачык йөзле, ярдәмчел, булдыклы, тырыш Ринат Бурнашев кебек врачлар күбрәк булсын иде. Сәламәтлек саклау тармагының, өлкә медицинасының киләчәге, иртәгәсе көне алар кулында”,- ди “Доктор Аделов клиника”сы хуҗасы Кәрим Аделов.
Исхак ХӘЛИМОВ.