“Нур” театры нур сибә

Ульяновск шәһәренең "Киндяковка" мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нур" татар халык театры яңа сезонын башлап җибәрде.

"Нур"лылар “Современник” мәдәният-күңел ачу үзәгендә семберлеләргә танылган драматург Раушан Шәрифнең "Килдем әле менә" спектаклен тәкъдим итте. Артистлар бик оста уйнадылар - тамашачыны көлдерделәр дә, елаттылар да, уйланырга да мәҗбүр иттеләр.

Тамашачылар һәм кунаклар "Нур" татар халык театры артистларына, театрның режиссеры - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтаховага рәхмәт сүзләре ирештерделәр һәм уңышлар теләделәр.

Мөхтәрәм кунак - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһим "Нур"лыларга соклануын белдерде һәм театр коллективын кабат Казан сәхнәсендә чыгыш ясарга чакырды.