2027 елда кемнәр пенсиягә чыга алачагы турында сөйләделәр
1962 елгы ир-атлар һәм 1967 елгы хатын-кызлар 2027 елда картлык буенча пенсиягә чыга алачак, дип сөйләделәр Социаль фондта. Бу хакта РИА Новости яза.
«2027 елда картлык буенча иминият пенсиясен 2026 елда пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итмәгән 1962 елгы ир - атлар һәм 1967 елгы хатын-кызлар рәсмиләштерә алачак», - диелә хәбәрдә.
Картлык буенча пенсияне рәсмиләштерү өчен кимендә 15 ел иминият стажы, кимендә 30 пенсия коэффициенты, шулай ук пенсия яшенә җитү кирәк.