Балалар бакчасында – “Алтын көз” бәйрәме

Николаевка районы Зур Чирекле авылы балалар бакчасында алтын көзгә багышланган бәйрәм кичәсе гөрләп узды.
Бәйрәм кичәсе уза торган залыбызны төрле төстәге агач яфраклары белән бизәдек. Күргәзмәдә көзге уңышка багышланган рәсемнәр – көз, уңыш, кояш, яңгыр, күк йөзе, кәбестә, суган, кабак, кишер, чөгендер, помидор, кыяр һәм баклажан рәсемнәре урын алды. Искиткеч матур костюмнар кигән балалар күргәзмә белән танышканнан соң, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр – көз турында шигырьләр сөйләделәр, кулларына яфраклар тотып җырладылар һәм биеделәр, халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
Алтын көзгә багышланган әлеге бәйрәм кичәсе үсеп килүче буында туган җиребезгә, хезмәт кешесенә, ана телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияли. Алар Җир-Ананың, тир түгеп тапкан икмәкнең, аш-суның кадерен белергә өйрәнеп үсәләр.
Гүзәл АЮПОВА,
Нурия НУГАЙБЕКОВА,
Гөлсинә МАВЛЮТОВА,