Майна җирендә татар бәйрәме

Майна бистәсе мәдәният үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Милли бәйрәм Майна җирендә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында татулык һәм бердәмлекне ныгытуга зур өлеш кертте.

Мәдәният үзәге фойесында татар мәдәнияте һәм традицияләренә багышланган күргәзмәләр җәелеп киткән иде. Бәйрәм кунаклары халкыбызның тормыш-көнкүреш әйберләре, милли киемнәре һәм декоратив-кулланма иҗаты, аш-су үрнәкләре белән таныштылар.

Милли бәйрәмдә катнашучыларны Майна район хакимияте башлыгы Олег Шуенков, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм район татар автономиясе җитәкчесе Айрат Голяков сәламләде. Алар автономия эшчәнлегендә актив катнашып, татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә, яшьләрне тәрбияләүгә, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Аннары балалар бакчаларына йөрүче нәниләр, район үзешчәннәре һәм Татар мәдәният үзәгенең “Урама” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Сәхнәдән моңлы җырлар һәм дәртле биюләр яңгырады. Көтеп алынган тантана халкыбыз гимнын – Г.Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.

Илебез халыклары арасында тынычлык һәм татулыкны ныгыту, барлык милләтләрнең үзенчәлекләрен һәм традицияләрен үстерү, мәдәни күптөрлелек белән үзара хөрмәтне саклап калу максатында 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде.

“Илебездәге һәр халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары, теле Россия өчен мөһим һәм кирәкле. Шундый күптөрлелек - милли сәясәт нигезләренең нигезе”,- дип ассызыклады РФ Президенты Владимир Путин.

Илебезнең көче – бердәмлектә. Без көчле, мөстәкыйль һәм чәчәк атучы Россияне бергәләп төзибез, анда бердәмлек киләчәк буыннар өчен ныклы фундамент – нигез булдыра. Иң мөһиме – төрле булып калу, әмма бергә һәм бердәм булу.