Путин Россия халыклары бердәмлеге елын озайту кирәклеге турында белдерде
РФ Президенты Владимир Путин Россия халыклары бердәмлеге елын озайтырга кушты. Ул Президент каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында шулай дип белдерде.
«Ул 31 декабрьдә тәмамланырга тиеш түгел», – диде дәүләт башлыгы.
Путин билгеләп үткәнчә, агымдагы Бердәмлек елы дәвамында россиялеләр ил тарихына мөрәҗәгать итте һәм уртак киләчәкне формалаштыру юнәлешендә эшләде.
Владимир Путин тарафыннан 2025 елның 25 декабрендә кабул ителгән указ нигезендә 2026 ел илдә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Документ ил халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлык һәм татулыкны ныгыту максатыннан имзаланган.