4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр, сезне шушы истәлекле дата уңаеннан котлыйм!

Бу көнне без 1612 елның тарихи вакыйгаларын искә төшерәбез. Дәүләтебезгә зур куркыныч янаган чорда Россия халкы бердәм көч булып Ватанны интервентлардан яклый. Туган илгә мәхәббәт, фидакарьлек, илбасарларга каршы көрәштә компромиссызлык рус халкына Мәскәүне саклап калырга, Россия дәүләтчелеген ныгытырга ярдәм итә.

Ватаныбызның һәм аның белән Ульяновск өлкәсенең бөтен тарихы – ул рус кешеләренең ныклыгы һәм батырлыгы үрнәге. 268 мең якташыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында сугыша. 170тән артык ульяновскилы – Советлар Союзы Герое исеменә, 40 кеше Дан орденының тулы кавалеры исеменә лаек була. Аларның батырлыгы турында истәлекләр – мәңгелек.

Хәзерге заман куркынычлары һәм янаулары шартларында ульяновскилылар, билгеләнгән бурычларны үтәп, тарихи дәвамлылыкны һәм буыннар бердәмлеген кадерләп саклап, бөтен ил белән бергә хезмәт итә. Безнең якташларыбыз, илкүләм иминлекне һәм тотрыклы үсешне саклап калу буенча уртак эшкә һәркайсы үзеннән шәхси өлеш кертүнең мөһимлеген бөтен җаваплылыгы белән аңлап, сугыш фронтларында һәм хезмәт урыннарында уңышларга ирешә. Бүген махсус хәрби операция үткәрү территориясендә Россия дәүләтчелеге нигезләрен сакларга чакырылган хәрби хезмәткәрләр арасында ульяновскилылар бик күп. Биредә, туган җирләрендә, ышанычлы тылга, гаиләләренә булышлык күрсәтелүе нәтиҗәсендә, алар ата-бабаларының данлыклы сугышчан традицияләрен дәвам итеп, үзләренең сугышчан бурычларын намус белән үти. Аларның күбесе геройлык үрнәге күрсәтүе өчен дәүләтнең югары бүләкләренә лаек булды.

Кадерле ульяновскилылар! Уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләвемне кабул итеп алыгыз. Без – бердәм халык. Һәм һәрвакыт бу турыда истә тотарбыз. Бәйрәм белән!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.