Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәп яңартылды

Губернатор Алексей Русских Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбендә булды.

Үткән җәйдә Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәптә капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Бинаның фасадын яңартканнар, ишекләр белән икенче каттагы идән катламын алмаштырганнар. Кабинетларга яңа җиһазлар, шул исәптән интерактив такталар кайтартылган.

Губернатор Алексей Русских мәктәптә булып, “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында башкарылган төзекләндерү эшләренең нәтиҗәләрен бәяләде. Әлеге мәктәп илкүләм проектка төбәгебез башлыгы ярдәмендә кертелгән иде.

“22 нче мәктәптә мәдәният белән традицияләрне, гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйлар. Биредә ныклы педагогик коллектив һәм 300гә якын укучы. Мәктәпкә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Ремонтны дәвам итү мәсьәләсен тикшердек – төрле вариантларны карарга куштым”,- диде Губернатор.

Яңартылган мәктәптә менә икенче ай инде уку елы бара. Шушы вакыт эчендә балалар һәм педагоглар мәгариф учагындагы үзгәрешләрне уңай бәяләргә өлгергәннәр. Татар мәктәбендә 287 укучы исәпләнә, шуларның 20се – беренче класска, 16сы чыгарылыш 11 сыйныфка кергән.

Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева төбәгебездәге бердәнбер милли мәгариф учагына игътибар итүе, капиталь ремонтлау эшләрен башкарырга финанс мөмкинлекләр табуы өчен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихка рәхмәт белдерде.