Үзгәрүче дөньяда көчле Россия

Үзгәрешләр юлыннан чирек гасыр

Чирек гасыр – бу вакыт эчендә тулы бер буын үзгәрә. Меңьеллыклар чигенә күз салып, бүген ышануы да кыен: ул чактагы ил һәм хәзерге Россия – бер үк дәүләт түгел. Әлеге трансформациянең масштабын аңлау өчен “Үзгәрешләр юлыннан чирек гасыр” дип аталган сәхифәбезне башлап җибәрәбез.

Башлангыч нокта

2000 елда Владимир Путин Россия Президенты булып сайланганда, илебез авыр постсовет кризисы кичерә иде. Икътисад какшаган, коррупция дәрәҗәсе югары, илнең күп кенә төбәкләре тирән сәяси һәм социаль төшенкелек хәлендә. Шәһәрләрдә вак-төяк товар сатыла торган базарлар гөрләп торды, авылларда эчкечелек киң таралды. Ил буенча уртача хезмәт хакы 57 доллардан артмады, ә пенсияләр нибары 17 доллар тәшкил итте. Өстәвенә, аларны берничә айга тоткарлап түләделәр.

Шушы шартларда күп кенә республикалар илдән аерылып чыгу чигенә җиткән сепаратистик сәясәт алып барды, үзәк хакимиятнең аларны тыя алуына ышанмады. Ил элекке тотрыклылыгын һәм үз-үзенә ышанычын югалтты, ә халыкара статусы асылда ярымколониаль дәрәҗәгә төште…

Үзгәрешләр юлыннан чирек гасыр

Ләкин тарих кискен борылыш ясады. Владимир Путин җитәкчелегендә илебез тез чүккән хәленнән күтәрелеп кенә калмады - ул суверен супердержава статусын үзенә кире кайтарды. Бүген дөньяда Россияне исәпкә алмыйча эш итүе мөмкин түгел инде.

Бу үзгәрешләрнең колачын аңлау өчен, «Үзгәрешләр юлыннан чирек гасыр» дигән язмалар циклын башлап җибәрәбез. Без шигарьләр белән сөйләшмәячәкбез. Без фактлар һәм кешеләр язмышы телендә сөйләшәчәкбез. Беренче адымнарның кыйммәткә төшүен искә төшерербез, шулай ук бүген һәркайсыбызның тормышына йогынты ясый торган системалар - сәламәтлек саклау һәм мәгарифнең, күчемсез милек базарының, хезмәт хакларының чын дәрәҗәсе - ничек эшләвен карарбыз. Әмма мәсьәлә хәтта монда да түгел: рейтингларны икмәккә ягып ашап булмый. Иң мөһиме - халык ничек яши башлады.

Без моны кеше хәтере сайлап истә калдыру сәләтенә ия булганга эшлибез. Өлкән буын өчен үткәннәр еш кына сагыну томаны аша күренә һәм чынбарлыктагыдан яхшырак булып тоела. Нәтиҗәдә, буш кибет киштәләре һәм киләчәк өчен борчылулар хәтердән җуела. Ә XXI гасырда туганнар ул елларны бөтенләй күреп өлгермәде. Алар илне тирән упкыннан күтәрергә туры килүен һәм соңгы 25 ел эчендә нинди юл үткәнне белми.

Вакыт буйлап сәяхәтебезнең беренче тукталышы - киң колачлы һәм һәркемгә кагыла торган мәсьәлә. Бүген Россия икътисады ничек төзелгән һәм юллар салырга, социаль пособиеләр түләргә, иминлекне гарантияләргә мөмкинлек бирә торган дәүләт бюджеты нәрсәләрдән туплана?

Макроикътисадтан завод станогына кадәр

Чирек гасыр эчендә - 2000 елдан 2025 елга кадәр - Россия икътисады зур ыргылыш ясады. Чагыштырма бәяләр белән исәпләгәндә, ул 2,1 тапкыр артты. Әгәр номиналь тулаем эчке продуктның коры, әмма тәэсирле саннарына күз салсак, ул 7,31 триллионнан 214,26 триллион сумга кадәр, ягъни якынча 29 тапкыр үсте. Бәяләр үзгәрешен исәпкә алсак, реаль үсеш 109,8% тәшкил итте. Чагыштыру өчен: шул ук чорда Европа союзы икътисады нибары 40% чамасы артты. Без куып кына җитмәдек - алга да чыктык.

Ләкин бу юл шома тизлекле магистраль булмады. Илебез 2008 елда ук инде, 2000 еллар башы белән чагыштырганда, өчтән ике өлешкә баерак иде. Аннары икътисадка бер-бер артлы глобаль давыллар ябырылды: 2009 елда дөнья финанс кризисы вакытында ул 7,8%ка төште, пандемия елында 2,7%ка кимеде һәм 2022 елда, махсус хәрби операция башланып, моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертелгәч, 1,4%ка кыскарды. Әмма Россиянең икътисади моделе гаҗәеп сыгылмалы булып чыкты. Барлык авырлыкларга карамастан, 2025 елда реаль тулаем эчке продукт пандемиягә кадәрге 2019 ел дәрәҗәсеннән якынча 12%ка күбрәк булып чыкты. Без үсеп кенә калмадык — башка илләр икътисадын җимергән кризислардан соң уңышлы торгызылырга да өйрәндек.

Бу үсеш ныклы нигезгә таяна. Төп капиталга - биналарга, корылмаларга һәм җиһазларга - инвестицияләр 1,17 триллионнан 42,64 триллион сумга кадәр артты. Бу - 36,5 тапкыр гаять зур ыргылыш. Икътисадның структурасы да үзгәрде: 2000 елда инвестицияләр тулаем эчке продуктның якынча 16%ын тәшкил итсә, бүген аларның өлеше 20%ка җитә. Илебез үз үсешенә күпкә күбрәк инвестицияләр кертә башлады.

Килешәсездер, коры процентларны үз тормышыңа бәйләп аңлавы кыен. Берәр завод цехы масштабында карасаң, макроикътисади үсешнең күләме һәм формасы күз алдына килә. 2025 елның августында Ульяновскидагы УАЗ мәйданчыгында Sollers ST6 һәм ST8 яңа пикаплары өчен рамнарның беренче партиясен җитештерделәр. Җитештерү линиясенә якынча 200 миллион сум инвестицияләр кертелде. Хәзер монда рамнарны миллиметр төгәллегендә эретеп ябыштыралар, асылманы беркетү өчен тишекләр ясыйлар һәм автоматлаштырылган стендта аларның геометриясен төзәтәләр. Проект буенча җитештерү куәте - елына 10,5 мең рама.

Димәк, конкрет завод өчен икътисадка миллиардлар кертүнең нәтиҗәсе күзгә күренерлек: бу - хәзер Россия яңа пикабының кузовы һәм асылмасы таяна торган авыр корыч рама. Бүген илнең Калининградтан Владивостокка кадәрге барлык төбәкләрендә меңләгән предприятие шундый инвестицияләр ала. Хәзерге Россиянең каркасы нәкъ менә шундый ныклы, яңа технологияләр ярдәмендә эретеп ябыштырылган детальләрдән җыела.

Кибет киштәләрендә - үзебезнеке

90 нчы еллар ахырында тупланган эчке проблемалар азык-төлек җитмәвенә китерде. Бу исә кибет киштәләренә нинди дә булса товар чыгарылган урыннарда озын-озын чиратлар барлыкка китерде. Хәтта совет тавыклары да - зәңгәрсу төстәге, каты итле тавыклар - барысына да җитми иде. Халык телендә «Буш ботлары» дип аталган туңдырылган тавык ботлары 2014 елга кадәр Россия халкы табынында дәрәҗәле урын алып торды. Әгәр санкцияләр һәм җавап санкцияләре булмаса, алар һаман шул юлдан баруларын дәвам итәр иде.

Владимир Путин илебез белән җитәкчелек итә башлаганнан соң узган чирек гасыр эчендә Россия икътисады яңа шартларга җайлашып кына калмады - ул үз көченә таянып эш итәргә дә өйрәнде.

Россиядә ваклап сату әйләнеше 2,35 триллионнан 62,32 триллион сумга кадәр артты. Әмма төп үзгәреш кибет кассаларында түгел, ә басуларда күзәтелде. 2000 елда Россия бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 65,4 миллион тонна уңыш җыеп ала. 2025 елда бу күрсәткеч 141,15 миллион тоннага кадәр җитте. Өч тапкыр үсешкә нигездә импортны алыштыру сәясәте ярдәмендә ирешелде. Ил җитәкчелеге билгеләгән азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән стратегик курс Россияне планетаның төп ашлык җитештерү үзәкләренең берсенә әйләндерде.

Бу үзгәрешләрнең масштабын Ульяновск өлкәсе мисалында да күрергә мөмкин: шул ук чорда биредә ашлык җыю күләме 928,5 мең тоннадан 2,16 миллион тоннага кадәр артты. Кайчандыр төбәкнең мөмкинлекләр чиге дип саналган күрсәткеч бүген яңа нормага әйләнде.

Чимал торбасыннан - глобаль базарга

25 ел эчендә Россиядә товар экспортының бәясе 103 миллиардтан 418 миллиард долларга кадәр артты. Шулай ук экспортның структурасы үзгәрде. 2025 елдагы экспорт күләменең яртысыннан артыгы - якынча 225 миллиард доллар - минераль продуктларга туры килде. Шул ук вакытта эшкәртү промышленносте продукциясе һәм азык-төлек товарлары да экспортта зур өлешне тәшкил итте.

Экспортның бу юнәлештә үзгәрүен конкрет маршрут ачык күрсәтә. 2025 елгы навигация сезонында Ульяновскиның порт терминалыннан Иранга терлек азыгы өчен ашлык төялгән 14 коры йөк корабы җибәрелде. Алар якынча 56,8 мең тонна продукция алып китте. 25 ел элек иң яхшы очракта ил эчендә генә калган булырлык Ульяновск ашлыгы бүген Якын Көнчыгышның азык-төлек иминлеген ныгыта. Бу 2000 еллар башында башланган төп тармаклар өстеннән дәүләт контролен торгызу һәм суверенитетны ныгыту нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Алга ыргылыш өчен энергия

2000 елда Россиядә 878 миллиард кВт сәгать электр энергиясе җитештерелсә, 2025 елда - якынча 1182 миллиард кВт сәгать. Статистика мәгълүматларының колачы төрле булуын исәпкә алсак, бу якынча өчтән бер өлешкә күбрәк. Әмма саннар төп нәрсәне күрсәтми: бу вакыт эчендә ил җитештерү куәтләрен арттырып кына калмады, энергетика системасын киң күләмдә яңартты һәм тышкы басым шартларында аның ышанычлы эшләвен тәэмин итте.

2018 елның гыйнварында Ульяновск өлкәсендә илдәге беренче промышленность җил электр станциясе электр энергиясен челтәргә бирә башлады. Ул гомуми куәте 35 МВт булган 14 җил турбинасыннан тора иде. 2019 елда икенче станция эшли башлады. 2024 елда җил энергетикасы төбәккә 197 миллион кВт сәгать электр энергиясе бирде. Бу өлкәдә җитештерелгән барлык электр энергиясенең якынча 7%ын тәшкил итә.

«Яңа энергетика» барлыкка килү - Президент берничә тапкыр әйткән технологик суверенитетка омтылуның туры нәтиҗәсе. Инновацион тармакларга ярдәм итү курсы Россиянең традицион энергетика системасына принципиаль яңа энергия чыганакларын кертергә мөмкинлек бирә һәм аны сыгылмалырак, бәйсезрәк итә.

Бөек ил бюджеты

2000 елда Россиянең федераль бюджеты тез чүккән ил бюджетын хәтерләтә иде: керемнәр - 1,13 триллион сум, чыгымнар 1,03 триллион сум тәшкил итте. Бюджетның 103 миллиард сумлык профициты (тулаем эчке продуктның нибары 1,41%ы), 90 нчы елларның авыр мирасын исәпкә алганда, ул вакытта зур казаныш булып күренде. Совет дәүләтенең соңгы елларында Мәскәүнең чит ил кредиторлары алдындагы йөкләмәләре 100 миллиард долларга җиткәнен дә онытырга ярамый.

Владимир Путин җитәкчелегендә узган чирек гасыр эчендә дәүләт финансларының масштабы тамырдан үзгәрде. 2025 елда бюджетка 37,28 триллион сум керде. Әмма коры саннар төп үзгәрешне - фикерләү рәвешенең үзгәрүен - күрсәтми. 2000 еллар башында төп бурыч акчаны ничек тә җиткерү булса, бүген бюджет үсешнең куәтле коралына, милли суверенитет нигезенә әйләнде. Дәүләт башлыгының сәяси ихтыяры һәм грамоталы макроикътисади сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә казна дефицитлы булудан туктады һәм масштаблы илкүләм проектларны гамәлгә ашыру ресурсына әверелде.

Зур үзгәрешләр кечкенә нәрсәләрдә күренә

Бу үзгәрешләрнең масштабын триллионнарда түгел, ә аерым шәһәрләр тормышында күрергә мөмкин. 2025 елның декабрендә Хөкүмәт Ульяновскидагы 100 нче лицейның икенче корпусын төзүгә өстәмә рәвештә 150 миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул итте. Яңа бина 550 укучыга исәпләнгән, әмма карар кабул ителгән вакытта лицейда 2200дән артык бала урын җитмәүдән кысан шартларда укый иде. Яңа корпус гамәлдәге бинаның йөкләнешен киметергә тиеш. 2026 елның ноябрендә өлкә мәгариф министрлыгы яңа корпусны 2027 елның 1 сентябренә тапшыруны максатчан дата итеп билгеләде.

2000 елда төбәктәге гади мәктәп төзелешенә федераль дәрәҗәдә шундый игътибар бирелүен күз алдына китерүе дә мөмкин түгел иде. Ул вакытта федераль бюджеттагы тишекләрне ямауга да акча җитмәде. Бүген Президент тәкъдим иткән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру тышкы басым шартларында да уңайлы белем бирү мохите булдыруга акча юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Финанс ныгытмасы

Илнең халыкара резервлары 28 миллиардтан 755 миллиард долларга кадәр артты. Әмма сумма гына түгел, иминлек фәлсәфәсе дә үзгәрде. 2000 ел ахырында Россия Үзәк банкының алтын запасындагы алтынның бәясе 3,7 миллиард доллар тәшкил итте. Бу - резервларның якынча 13%ы. 2025 ел ахырында алтын запасларының бәясе 326,5 миллиард долларга, ягъни резервларның 43%ына кадәр җитте. Россия Үзәк банкы 2025 елда алтынның кыйммәтләнүен резервлар үсүнең төп сәбәбе дип атады.

Бу «алтын манёвры» - Президент эзлекле рәвештә яклаган доллардан арыну һәм финанс суверенитетына ирешү курсының туры нәтиҗәсе. Россия үз иминлеген чит ил валютасына бәйлелектән азат итте һәм төймәгә басып туңдырып яки сүндереп булмый торган чын кыйммәткә ия металл туплады.

Киләчәккә инвестиция

2000 елда тулаем эчке продуктның 1%ы фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә туры килә. 2025 елда бу күрсәткеч процентларда шул ук дәрәҗәдә калды, әмма сумнар белән исәпләгәндә, ул инде 2,15 триллион тәшкил итте. Бу - технологик ыргылышка юнәлдерелгән гаять зур акча.

Мондый инфраструктура ни өчен төзелүен күрсәтүче мисал - Димитровградтагы күп максатлы тиз тикшеренү реакторы (МБИР). 2025 ел ахырына төзелеш мәйданчыгындагы эшләрнең 80%тан артыгы башкарылган иде. Реактор эшли башлагач, анда киләчәк реакторлар өчен материалларны сынау һәм медицина радиоизотопларын алу белән бәйле тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла. Бу - бетон һәм корыч кына түгел. Бу - фәнгә дәүләт ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә киләчәк дистә елларга салынган нигез. Фән яңадан илебездә төп өстенлекләрнең берсенә әйләнде.

Анна ДВОРКИНА.

 

“Чирек гасыр эчендә күп вакыйгалар – мөһим, борылыш ясаган, тарихи вакыйгалар булды. Әмма иң мөһиме – халкыбызның бердәмлеге, тупланганлыгы ныгыды. Янә кабатлыйм: Россия бары тик көчле, мөстәкыйль держава гына була ала, яки бернинди Россия дә булмаячак”.

В.Путин.

 

Чирек гасыр эчендә Россия экономикасы 2,1 тапкыр үсте