Ульяновскида Сара Садыйковага багышланган кичә узды

Ульяновск татар мәдәният үзәге татар халкының күренекле сәнгать әһелләре истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлтелгән «Сагыналар сине якын дуслар…» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрде.
Проект кысаларында ел дәвамында татар халкының танылган җырчылары һәм сәнгать осталарына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, искә алу чаралары, күргәзмәләр һәм очрашулар үткәрелә.
Әлеге чараларның геройлары арасында Татарстанның халык артистлары Хәдичә Фәрхи, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Зифа Басыйрова, Флера Сөләйманова һәм Габдулла Рәхимкулов та бар.
Проектның чираттагы кичәсе халкыбызның бөек композиторы, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйковага багышланды.
Сара Садыйкованың иҗатына, тормыш юлына һәм татар музыка сәнгатенә керткән бәяләп бетергесез өлешенә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә аның якташлары катнашты. Очрашу җылы, ихлас хатирәләргә һәм моңлы җырларга бай булды.