1 февральдән айлык пособиелар индексацияләнәчәк
2027 елда Россиядә 17 миллион кешенең айлык пособиелары индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте РФ Социаль фонды рәисе Сергей Чирков.
«2027 елның 1 февраленнән башка пособиеләр – айлык акчалата түләүләр һәм компенсацияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Мондый индексация 17 миллион кешегә кагыла», - диде Чирков Федерация Советындагы пленар утырышта.