Аналарны олыладылар

Тимерьюл районының “Современник” мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышланган Татар теле һәм мәдәнияте көне үтте. Район администрациясе һәм җирле татар автономиясе тарафыннан уздырылган традицион милли бәйрәмгә халык алты йөз урынга исәпләнгән тамаша залын шыгрым тутырып килгән иде.
Район татар автономиясе рәисе, өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамил Абитов үрнәк булырлык аналар хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләрен юллады. Без бу бәйрәмгә район администрациясе, мәктәпләр, иҗат коллективлары, спонсорлар һәм автономия активистлары белән берлектә әзерләндек, диде ул. Киндяковка татарларының лидеры бөтен гомерләрен тырыш хезмәткә багышлап, балаларын илебез патриотлары итеп үстергән әниләргә бүләкләр тапшырды. “Русь” трикотаж фабрикасының 3 нче разрядлы тегүчесе Исламия Гарифуллова, 40 елдан артык “Волжанка” кондитер фабрикасында хезмәт итүче Найлә Галиева, “Өмет” өлкә татар газетасын халыкка таратуга зур өлеш кертүче почтальон Зәкия Сипатрина (Тимербулатова), шәхси эшмәкәрдә бухгалтер булып эшләүче Галия Тахаутдинова, автозаводта 42 ел эшләп пенсиягә чыккан, хәзер геройларча һәлак булган бердәнбер улының өч баласын – оныкларын кадерләп тәрбияләүче Зөлфия Яфизова һәм “Ел гаиләсе-2026” конкурсының “Гаилә – традицияләрне саклаучы” номинациясендә җиңүче Алсу Асадуллина җирле автономиянең Рәхмәт хатлары белән кыйммәтле бүләкләрен алу бәхетенә ирештеләр.
Тантанада “Әниемнең йөрәк җылысы” район конкурсының нәтиҗәләре дә игълан ителде. Менә алар җиңүче балалар: Регина Гарипова, Амелия Зиятдинова, Амина Шарафутдинова, Самир Павлов һәм Алмаз Шайдуллин (“Тематик рәсем” номинациясе), Данис Нурисламов, Ләйсән Рамазанова һәм Алинә Сәйфуллина (“Татар телендә шигырь сөйләү” номинациясе). Район хакимияте башлыгы урынбасары Александр Иванов талантлы малай-кызларны истәлекле бүләкләр белән шатландырды.
Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары – өлкә Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча идарәсе начальнигы Сергей Паховский, шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, шәһәр Думасы депутатлары Вениамин Некрасов белән Дмитрий Трофимов гүзәл затларны Россия халыклары бердәмлеге елында узучы Әниләр көне белән тәбрикләп, тырыш хезмәтләре, актив гражданлык позициясенә ия булулары, тәртипле һәм акыллы балалар үстерүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Әниләр көненә багышланган милли бәйрәмне “Соловушка” эстрада җыры халык коллективы һәм “Булгар” татар җыры халык коллективы чыгышы бизәде. Ә Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Алсу Туктарова, Илдар Рамазанов, Римма Мөхәммәтҗан, Радик Сәгдиев, Румия Талипова, Рамил Вафин, Илдар Насыйров башкаруындагы моңлы һәм дәртле җырлар халыкның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Моңга сусаган тамашачы үзешчән сәнгать осталарын көчле алкышларга күмде.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.