Рамил Абитов "ТАССР оешуга 100 ел" медале белән бүләкләнде

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIX форумының пленар утырышында катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән аерым өлешләре, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе, Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины Рамил Абитов та бар. Ул "ТАССР оешуга 100 ел" медале белән бүләкләнде.
Рамил Загит улын чын күңелдән котлыйбыз һәм тагын озак еллар милләтебезгә хезмәт итүен телибез.