Татар хәйриячеләре

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев Ульяновск дәүләт педагогия университеты студентларына “Хәйрия юллары: татар сәүдәгәрләре һәм аларның мирасы” дигән темага лекция укыды.
Ульяновскиның “Сәдака” фонды һәм Казанның “Мәрхәмәт кулы” хәйриячелек оешмасы тырышлыгы белән оештырылган әлеге очрашуда Искәндәр Гыйләҗев татар хәйриячеләре һәм аларның игелекле эшләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
“19 нчы гасыр уртасында – 20 нче гасыр башында ак байларыбызның хәләл малына Россия төбәкләрендә күп кенә мәчетләр һәм мәдрәсәләр, татар мәктәпләре ачыла. Милләт җанлы, иманлы меценатлар татар-мөселман халкының киләчәге, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, халыкның милли үзаңын үстерү турында кайгыртканнар. 1917 елдагы революциягә кадәр мәчет-мәдрәсәләр татар байлары ярдәмендә халкыбызга хезмәт иткән.
Данлыклы сәүдәгәр Акчуриннар Сембер губернасы һәм күрше төбәкләр татар мәктәпләрен һәм мәдрәсәләрен тотуга хәләл малларын һич тә кызганмыйлар. Алар көче белән Сембер каласының нәкъ үзәгендә – Лосевая (Федерация) урамында беренче таш мәчет калкып чыга. Хәзерге вакытта әлеге бина архитектура һәйкәле булып исәпләнә. Фабрикалары эшләп килгән авылларда да мәчетләр салдыралар. Ә православие динен тотучылар яшәгән бистәләрдә чиркәүләр торгызалар. Сембер төбәгендә Абушаевлар, Алеевлар, Бахтеевлар һәм Тенишевлар нәселләренең вәкилләре шулай ук хәйриячелек белән шөгыльләнгән.
Ни гаҗәп, советлар чорында хәйриячелек (благотворительность) төшенчәсе бөтенләй юкка чыга, һәрхәлдә, без бу сүзне ишетмәдек. Туксанынчы еллар башында хәйрия эшчәнлеге активлашты, мохтаҗларга, мәчет-мәдрәсәләргә ярдәм итү традициясе яңарды. Хәзер бу эш төрле фондлар, оешмалар аркылы башкарыла. Яшьләрнең хәйриячелеккә тартылуы аеруча сөендерә. Дини белем бирүче оешмаларга, милли эшләргә ярдәм итүчеләр шактый”,- диде профессор Гыйләҗев.
Искәндәр Аяз улы студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ул Ульяновск шәһәренең тарихи һәм истәлекле урыннарында булырга, хәйриячеләр ярдәмендә эшләп килүче “Сальсабиль” балалар үсеше үзәге эшчәнлеге белән танышырга да өлгерде.
Рузия ХӘЛИМОВА.