Изгелекле, игелекле мөгаллимә

Татарстанның Саба районы Шөкше авылында туып, хәзер Ульяновскида яшәүче Нурия Зиннур кызы Татлыеваның 20 ноябрьдә туган көне.

Шөкше авылында көн күрүче Зиннур белән Минҗамал гаиләсендә икенче бала булып кыз туа. Еллар үтә, бала үсеп җитеп, мәктәптә белем ала. Мәктәпне тәмамлап, Казанның финанс-экономика институтына укырга керә. Аны уңышлы бетергән яшь белгечне юллама белән Ульяновскиның финанс идарәсенә эшкә җибәрәләр. Эшендә тырыш, уңган булуын, теләсә нинди хезмәтне җиренә җиткереп башкаруын исәпкә алып, дәүләт налог хезмәтенең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсендә баш белгеч итеп билгелиләр. Нурия ханым бу вазыйфаны зур җаваплылык хисе тоеп башкара, күп тапкыр диплом һәм Мактау грамоталарына лаек була.

1975 елда Нурия үзенең булачак тормыш иптәше – Иске Кулаткы районы Яңа Яндука авылы егете Рушан Татлыев белән таныша. 1977 елның августында ике яшь йөрәк никах укытып, туй уздыралар һәм гаилә корып җибәрәләр. Алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары институтлар тәмамлап, юллама буенча Ерак Көнчыгышка барып төпләнгән – гаиләләр корып яшиләр, эшлиләр, балалар үстерәләр. Рушан һәм Нурия Татлыевлар гаиләсенең лаеклы дәвамчылары алар.

Нурия Зиннур кызы – бик тә игелекле, кешелекле, киң күңелле, туган җанлы. Ул гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап, әти-әнисенең васыятен үтәп, туганлык җепләре өзелмәсен өчен бөтен туганнарын, авылда бергә уйнап үскән күршеләрен, үзендә белем алган шәкертләрне чакырып, ел саен ифтар мәҗлесе, корбан ашы, Мәүлид бәйрәме һәм Коръән мәҗлесләре уздыра.

Нурия ханым барлык туганнарына һәм шәкертләренә дә игътибарлы – барысының да хәлен белешеп тора, кирәк вакытта ярдәм итә. Ул җитез, уңган хуҗабикә дә әле – өстәле һәрвакыт үзе пешергән тәмле ризыклар белән тулы.

Хөрмәтле Нурия ханым! Сезне юбилейлы туган көнегез белән котлап, бәхет, шатлыклар, тигез картлык һәм җан тынычлыгы телибез. Алдагы тормыш юлыгыз куанычта үтсен, киң ризыклы булсын. Һәр туар таңыгыз сөенеч белән атсын. Раббыбыз сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сезгә. Иңнәрегездәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, бала-оныкларыгыз бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Барлык шәкертләрегез исеменнән, Нурҗиһан ШИГАБОДИНОВА.