Район башлыгы – Мактау тактасында

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Мәләкәс районы башлыгы, депутатлар Советы рәисе, җирле татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Азат Мидаровның исеме районның Мактау тактасында урын алды.

Азат Мидаров район башлыгы һәм җирле татар автономиясе рәисе буларак ана телләрен һәм милли мәдәниятләрне саклап калып үстерүгә, халыклар бердәмлеген һәм милләтара, динара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Районда ел саен милли мәдәниятләр фестивале, Татар теле һәм мәдәнияте көне, Сабан туе гөрләп уза. Ул “Өмет” газетасын һәм район басмасын халыкка җиткерү юнәлешендә дә максатчан эш алып бара. Россия халыклары бердәмлеге елында мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, милли-мәдәни автономияләр белән берлектә төрле чаралар үткәрдек, бергә һәм бердәм булуыбызны күрсәттек, ди Азат Рәшит улы.