Мөселманнар бердәмлеккә омтыла

Димитровград шәһәренең тарихи Җәмигъ мәчетендә мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә Көнбатыш мөхтәсибәте җыелышы узды. Әлеге җыелыш шәһәр мөселманнары делегациясенең Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашуы нәтиҗәләренә багышланган иде.

Җыелышта катнашучылар Димитровград шәһәре мөселманнары тормышына бәйле кайбер мөһим, актуаль мәcьәләләр, дин вә канкардәшләребезнең бергәлеген һәм бердәмлеген ныгыту юллары, илебездәге барлык традицион диннәр вәкилләре белән күршеләрчә дус мөнәсәбәттә яшәү кирәклеге турында фикер алыштылар.

Мәртәбәле җыелышта газиз Ватаныбызны, төбәгебезне, Көнбатыш мөхтәсибәтен ныгыту, төрле дин һәм милләт кешеләрен берләштерү, төбәктәге барлык игелекле башлангычларда актив катнашу, шулай ук үсеп килүче буынны традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү хакына бергәләп эшләү кирәклеге ассызыкланды.

Көнбатыш мөхтәсибәтенең Иҗтимагый советы рәисе Р.Г.Бяхтыгареев Димитровград шәһәренең “Соцгород” микрорайонында икенче Җәмигъ мәчете төзү проекты белән таныштырып үтте. Әлеге проектны гамәлгә ашыру халыкның бердәмлеген ныгытуда һәм шәһәрнең рухи, иҗтимагый инфраструктурасын үстерүдә мөһим адым булып торачак, диде ул.

СВО геройларының гаиләләренә рухи һәм психологик ярдәм, шулай ук башка төрле булышлык күрсәтү максатында махсус группалар булдыру мәсьәләсе каралды. Әлеге группалар үсеп килүче буын өчен дә терәк һәм таянычка әверелер, шулай ук традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга, тискәре йогынтыларга каршы торырга ярдәм итәр дип көтелә.

Мөхтәсибәт җыелышында шәрәфле кунаклар – Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков, Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта, Мәләкәс районы башлыгы, депутатлар советы рәисе Азат Мидаров, өлкә мөфтиенең урынбасары Наил хәзрәт Гизятуллов, Мәләкәс һәм Чардаклы епархиясе епискобы Диодор, Иҗтимагый совет әгъзасы, Чечня Республикасы Башлыгының Ульяновск өлкәсендәге вәкиле М.А.Мохмудхаджиев катнашты.

Җыелышта Фәнис хәзрәт Гиниятуллин Көнбатыш мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе итеп билгеләнде.

Аллаһы Тәгалә төбәгебездәге барлык мөселманнарга да берләшергә һәм өммәтебезнең бергәлеген ныгытырга насыйп әйләсен, дип хәбәр итә өлкә мөфтиятенең матбугат хезмәте.