Милли китапханәдә – җанлы очрашу

Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә күренекле язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган журналист Марат Закиров белән очрашу кичәсе узды.

Әдәби кичәдә Сембер шагыйрьләре, “Өмет” газетасы журналистлары, ана теле укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов һәм “Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова очрашуда катнашучыларны сәламләп, ерак араларны якын итеп килгән Казан язучыларына һәм кичәне оештыручы Гөлфия Сәмигуллинага рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Балачак еллары Татарстанның Кама Тамагы районы Балчыклы авылында узган Рәдиф Сәгъди үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Ул Казан дәүләт университетының филология факультетын һәм театр училищесын тәмамлаган күпкырлы талант иясе. Университетта укыган вакытта ук әдәби әсәрләр иҗат итә башлый. Аның спектакльләр өчен язылган әсәрләре бер-бер артлы сәхнәләрдә куела. “Сынган беләзек” – каләм остасын драматург буларак таныткан әсәрләренең берсе. Ул Бөек Ватан сугышы темасына багышланган.

“Туган җиренә кире әйләнеп кайта алмаган ир һәм гомере буе аны зарыгып көткән хатын язмышы бала чакта ук күңелемә сеңеп калган. Төп герой итеп алынган әбиемнең гомере буе күз яшьләре кипмәде. Ул бабайның сугыштан кайтуын көтте”,- диде каләм иясе.

Рәдиф Сәгъди балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр иҗат итүче драматург буларак та билгеле. Аның “Канга буялган алтыннар” дип исемләнгән повестьлар җыентыгы әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Соңгы елларда ул җырлар авторы сыйфатында да танылды. Рәдиф Нәҗип улы, күпкырлы талант иясе булуын дәлилләп, гармунда уйнады һәм җырлап та күрсәтте.

“Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” татар халык театры режиссеры Җәмилә Мифтахова тамашачы мәхәббәтен яулаган “Сынган беләзек” спектакле өчен авторга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Искиткеч гыйбрәтле булган әлеге әсәрне семберлеләр яратып кабул итте. Без “Сынган беләзек” спектакле белән мәркәзебез Казанда “Идел-йорт” төбәкара театрлар конкурс-фестивалендә катнашып, призлы урын алып кайттык. Тормышчан, тамашачыны уйландыра торган әсәрегез өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә яңа пьесалар көтеп калабыз”,- диде Җәмилә Мифтахова.

“Идел”, “Казан утлары”, “Безнең мирас” журналлары һәм “Шәһри Казан” газетасы укучыларына яхшы таныш журналист, шагыйрь Марат Закиров та үзенең иҗат юлы белән таныштырды. Әфган сугышының утлы юлларыннан узган каләм иясенең байтак әсәрләре тау-ташлар арасында йөргән солдат уй-кичерешләре аркылы язылган. “Канлы болыт” әсәре, әнә, шундыйлардан. Нәсел тамырлары Татарстанның Кайбыч районы Чүти мишәрләре авылына барып тоташкан язучы семберлеләрне үзенең якташлары итеп саный. Ул аларга күңел түреннән ургылып чыккан, көн кадагына туры китереп язылган шигырьләрен бүләк итте.

“Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан мәктәп укучылары өчен “Илһам” дип аталган әдәби бәйгегә старт бирелде. Сезнең төбәк балаларыннан да иҗади эшләр көтеп калабыз”,- дип Марат Закиров ана теле укытучыларына мөрәҗәгать итте.

Бөтен гомерен татар матбугатына багышлаган Марат Закиров өлкәбездә  кырык елга якын өзлексез чыгып килүче, кыйбласына тугры калып, халыкка хезмәт итүче “Өмет” газетасының бай эчтәлекле, халыкчан һәм тормышчан булуына соклануын белдерде. Сембер татарларының менә шундый милли газетасы бар, аны күз карасыдай сакларга кирәк, диде ул.

Татар мәдәният үзәгенең “Урама” фольклор ансамбле, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова һәм яшь шагыйрә Динә Сафина моңлы җырлары, тирән мәгънәле шигырьләре белән әдәби кичәгә кабатланмас ямь өстәделәр.

Рузия ХӘЛИМОВА.