Президент көндәлегеннән

Президент Владимир Путин Физкультура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрде.
Ел саен федераль дәрәҗәдә 13 меңнән артык старт уза, ә ил буенча ярышларның гомум саны 230 меңгә якын. Владимир Путин билгеләп үтүенчә, киңкүләм һәм профессиональ спорт чаралары катнашучыларны да, тамашачыларны да, аеруча балаларны һәм яшьләрне күбрәк җәлеп итә. Президент җиңел атлетиканы һәм веломарафоннарны, “Россия чаңгы юлын”, Төнге хоккей лигасы матчларын һәм корпоратив турнирларны телгә алды.
“Бу – спорт өлкәсенең мөһим юнәлеше, ул милләт сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, актив яшәү рәвеше кыйммәтләрен алга әйдәү өчен әһәмиятле”, – диде Президент.
Киләсе елдан спорт ярышларының бердәм календарь планына “Ватанны саклаучылар кубогы” кертеләчәк. Владимир Путин Спорт министрлыгына, “Ватанны саклаучылар” фондына, төбәк һәм урындагы власть органнарына турнирны югары дәрәҗәдә уздыруны һәм аны киңкүләм мәгълүмат чараларында лаеклы яктыртуны тәэмин итәргә кушты.
* * *
Владимир Путин транспорт министры Дмитрий Ядров белән очрашу уздырды. Алар аэропортларны модернизацияләү, авиаэлемтәне үстерү һәм яңа самолетларны сертификацияләү турында фикер алыштылар.
2026 елда Барнаулда, Оренбургта, Благовещенскида, Псковта һәм Казанда яңа терминаллар ачылды. Шулай ук аэродром инфраструктурасын яңарту дәвам итә. Объектларны Махачкалада, Грозныйда һәм Новосибирскида файдалануга тапшырдылар, Пермьдә перронны ремонтлауны төгәлләделәр. Ел ахырына кадәр Магнитогорскида перронны реконструкцияләргә планлаштыралар.
Тугыз ай эчендә транспорт комплексы 11,5 млрд пассажирга һәм 5,7 млрд тонна йөккә хезмәт күрсәткән. Россия авиакомпанияләре 79,6 млн кешене күчергән. Очышларның 55 процентка якыны Мәскәүне урап үтелгән.
* * *
Россия һәм АКШ Украинадагы конфликтны җайга салу буенча өч яклы сөйләшүләрнең яңа раундын уздырырга килеште. Бу хакта РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков дәүләт башлыгы Владимир Путинның Америка лидеры Дональд Трампның махсус илчеләре белән очрашуы нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.
«Безнең өч яклы сөйләшүләрне яңарта алуыбызга ышанмадылар. Без аларны яңарттык һәм яңа очрашу турында килештек», - дип белдерде Ушаков.
Ул Путинның АКШ вәкилләре Стив Уиткофф һәм Джаред Кушнер белән булган әңгәмәсен эчтәлекле, конструктив, ачыктан-ачык һәм файдалы дип бәяләде.
Россия лидеры ярдәмчесе сүзләренчә, Путин Америка вәкилләренә Мәскәүнең 2021 елда тәкъдим иткән куркынычсызлык архитектурасын формалаштыру буенча тәкъдимнәрен искә төшерде. Үз чиратында, Уиткофф һәм Кушнер Абу-Дабида узган сөйләшүләргә үз бәяләрен җентекләп бәян иттеләр.