Әниләр көненә багышлана

Ульяновск шәһәренең Тимерьюл район хакимиятендә хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көнен оештыру комитеты утырышы узды. Әлеге чара Әниләр көненә багышлана.

22 ноябрьдә “Современник” мәдәният комплексында үтәчәк Татар теле һәм мәдәнияте көнен оештыру комитеты утырышында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары А.В.Иванов, мәдәният һәм спорт бүлеге башлыгы А.В.Экемсеева, җирле татар автономиясе советы әгъзасы Ә.С.Санатуллина һәм татар автономиясе советы рәисе Р.З.Абитов катнашты.

Утырышта “Минем әниемнең портреты” балалар рәсемнәре конкурсын һәм “Әниләр турында шигырь” шигърият бәйгесен, шулай ук Сембер татар сәхнәсе йолдызлары һәм үзешчән сәнгать осталары концертын оештыруга бәйле мәсьәләләр каралды. Концерт программасында “Булгар” һәм “Соловушка” балалар коллективларының катнашуы көтелә. Тамашачы моңлы җырлар тыңлап, дәртле биюләр карап рәхәтләнеп ял итәчәк.