Амина Мансурова – лауреат

Ульяновск өлкәсендә төбәкче һәм тарихчы Сергей Сытин исемендәге төбәк премиясе лауреатларын билгеләделәр. Региональ краеведение сферасындагы казанышлары өчен дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы И.А.Гончаров исемендәге Тарих-мемориаль үзәгендә узды.

“Быел Сергей Сытин исемендәге премиягә дәгъва итүчеләрдән заявкалар рекордлы санда килде. Данлыклы төбәкченең тарихи хәтерне саклап калу буенча эшчәнлеге төрле буын вәкилләрен илһамландыруын дәвам итә. Хәзер бу эш белән архивлар һәм яңа буын краеведлар шөгыльләнә. 2026 елдан башлап өлкә премиясе биш юнәлеш буенча бирелә. “Төбәк краеведениесе өлкәсендә остазлык” номинациясендә катнашучылар саны аеруча күп булды. Мәртәбәле премиянең әлеге номинациясе “Гаилә” илкүләм проекты максатларына тәңгәл килеп, буыннар бәйләнешен, бай мәдәни һәм тарихи мирасны саклап калып үсеп килүче буыннарга тапшыру мөмкинлеге бирә”,- дип ассызыклады Ульновск өлкә Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Вадим Андреев.

Пригородный урта мәктәбенең 11 класс укучысы Амина Мансурова “Иң яхшы мәктәп эше” дип исемләнгән номинациядә җиңеп, 15 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды.