Владимир Путин 18-19 ноябрьдә Си Цзиньпин белән сөйләшүләр уздырачак

Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин 18-19 ноябрьдә Шэньчжэнда сөйләшүләр уздырачак.

Бу хакта “Интерфакс” Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко сүзләренә таянып яза. Ике ил лидеры Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге (АТЭС) саммиты кысасында икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләрен караячак.

“Ике ил лидерының очрашуы Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге саммиты кысасында планлаштырылган, – дип хәбәр иткән Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. Сөйләшүләр Кытайның Шэньчжэн шәһәрендә уздырылачак. Анда ике яклы мөнәсәбәтләрне карау күздә тотыла. Яклар халыкара мәсьәләләр буенча да фикер алышачак. Исегезгә төшерәбез: Азия-Тын океан хезмәттәшлеге оешмасы төбәкнең 21 ил икътисадын берләштерә.

Россия АТЭС эшендә 1998 елдан бирле катнашып килә.