4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Мөхтәрәм милләттәшләр, кадерле дуслар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бөек Ватаныбыз – Россиядә 190нан артык милләт вәкиле үзара татулыкта, бер-беренә ихтирам һәм хөрмәт белән гомер кичерә. Һәр халыкның гасырлар буе тупланган бай тарихы, кабатланмас мәдәнияте һәм күркәм гореф-гадәтләре, туган теле бар. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан агымдагы елның Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе дә әлеге бәйрәмгә аеруча тирән мәгънә һәм зур әһәмият өсти. Халыклар бердәмлеге көне – шушы изге рухи кыйммәтләребезне саклау, бер-беребезгә карата хөрмәт һәм дуслык җепләрен ныгыту бәйрәме ул. Елдан-ел аның мәгънәсе тирәнәя, әһәмияте арта гына бара.

Татулык һәм бердәмлекнең чын кыйммәте тыныч тормышта гына түгел, ә илебез алдында җитди сынаулар торган чорларда аеруча ачык чагыла. Бүгенге катлаулы вәзгыять безгә бердәм булуның нинди зур, җиңелмәс көч икәнен тагын бер кат дәлилләде. Без барыбыз да уртак максат – туган җиребезнең иминлеге, бүгенге тотрыклы тормышыбыз һәм балаларыбызның, яшь буынның якты киләчәге хакына кулга-кул тотынып хезмәт итәбез.

Хөрмәтле дуслар! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы һәм барлык игелекле башлангычларыгызда зур уңышлар телим. Йортларыбызга бәрәкәт, илебезгә тынычлык килсен, күгебез һәрвакыт аяз булсын. Ватаныбыз Россиянең чәчәк атуы һәм якты киләчәге хакына илебез Президенты Владимир Владимирович Путин тирәсендә тагын да ныграк тупланыйк, бердәм булыйк.

Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Халыклар бердәмлеге көне мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев.