Конгресс татар журналистларына канат куя

14-16 октябрьдә мәркәзебез Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге чарада Ульяновск өлкәсенең “Өмет” һәм “Күмәк көч” газеталары җитәкчеләре катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм конгрессның матбугат бүлеге хезмәткәре Булат Ибраһим безне колач җәеп, ачык йөз белән каршы алдылар һәм Казанның нәкъ үзәгендәге – Каюм Насыйри урамындагы “Мирас” кунакханәсенә урнаштырдылар. Алда өч көнгә исәпләнгән гаҗәеп бай эчтәлекле эш программасы – кызыклы шәхесләр белән очрашулар, мастер-класслар, мавыктыргыч экскурсияләр, спектакль һәм татарча кинофильм карау көтә иде.

Татар журналистларына канат куючы форумыбыз татар конгрессының башкарма комитеты һәм “Татмедиа” җитәкчелеге белән очрашудан башланып китте. Башкарма комитет рәисе Данис Шакиров милли оешманың төп проектлары белән таныштырып үтте. Милләтебезнең бердәмлеген күрсәтүче Сабантуй бәйрәме хәзер Россиянең бик күп төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә уза, ә “Татар кызы” конкурсында җиңүчене бүләкләү тантанасы быел Төрекмәнстанда Россия Президенты Владимир Путин һәм СНГ дәүләтләре җитәкчеләре катнашында үтте, диде Данис Фәнис улы. “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сөенечле хәбәрләре белән уртаклаштылар: “Татарлар – без бергә” кушымтасы киләсе елда да ай саен килеп торачак. Без мастер-класслар оештырып, төбәкләрдәге татар редакцияләре хезмәткәрләрен ясалма фәһем белән эш итәргә өйрәтергә, журналистларны Казанга стажировкага чакырырга әзер, дип белдерде Шамил Садыйков. Ә без – мөхәррирләр, җитәкчеләргә үзебезнең моң-зарларыбызны җиткердек. Оренбургта 35 еллык тарихы булган “Яңа вакыт” газетасы чыгудан туктаган. Сәбәбе – редакторын инсульт суккан. Башкортстанның “Диләфрүз” газетасы җитәкчесе Галия ханым почта бүлекчәләренең бик тә начар эшләве, басманы вакытында таратмавы турында ачынып сөйләде. Мин дә “Өмет”не Минцифрының социаль әһәмияткә ия басмалар исемлегенә кертмәүләре аркасында тиражыбызның кимүе һәм почта тарифларының кискен артуы, Димитровград Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов тәкъдиме белән альтернатив подпискага алынуыбыз хакында ирештердем. Редакциябезнең мәчетләр белән эшләү тәҗрибәсе башка төбәкләр вәкилләрендә зур кызыксыну тудырды.

Түгәрәк өстәл артында татар матбугатының бүгенге хәле турында уртага салып сөйләшкәннән соң, остаханәләр үз эшен башлап җибәрде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов татар конгрессының күптән түгел генә эшли башлаган яңа рәсми сайтын презентацияләде. Татар дөньясының бөтен яңалыкларын онлайн-режимында менә шушы сайтта урнаштырып баралар инде. Аннары “Юлчы” тапшыруының алып баручысы, танылган блогер Альберт Шакиров “ВКонтакте”да акча эшләү серләре белән бүлеште. Тырышсаң, дәртенә керешсәң, законлы юл белән ярыйсы гына акча эшләп алырга мөмкин, ди ул. Ульяновск өлкәсенең татар авыллары тормышын да күрсәткән “Юлчы” тапшыруының “ТНВ” эфирына яңадан кайтуы әлегә көтелми. Чөнки финанс мөмкинлекләр юк, дип хәбәр итте Альберт әфәнде. Танылган журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов иҗат теориясенә багышланган чыгышын тәкъдим итте. Шигырь язу осталыгы Аллаһы Тәгаләдән яки шайтаннан, яисә үз өстеңдә эшләүдән, ягъни тырышлыктан килә, дип белдерде каләм иясе.

Ә кич белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” спектаклен карадык. Тугыз бала үстергән газиз ананың аяныч язмышы – картлык көнендә ялгызы гына калуы, яман чир белән авырып китеп, яшәү өчен көрәшүе һәркемне уйландыргандыр, мөгаен. Тамаша залын тутырып килгән олы яшьтәге ир-атлар да кешегә күрсәтмичә генә күз яшьләрен сөртеп утырдылар.

Икенче көнне иртүк Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумына юл тоттык. Үзебезнең мишәр кызы – Чирмешән районында туып үскән Раушания Сәүбәнова, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәменә таянып, искереп беткән бинаны замана таләпләренә туры китереп үзгәрткән. Хәзер биредә дизайнерлар, декоратив-кулланма сәнгать (керамика) осталарын, ювелирлар, тегү һәм чигү мастерлары әзерлиләр. Бюджет бүлегендә укырга да, түләүле белем алырга да чират торып керәләр, ди Раушания ханым. Ул – туган ягына гашыйк кеше, җырлый да, шигырьләр дә яза. Язмышның ачысын һәм төчесен җитәрлек татыган авылдашы Габделхак Галимовның шигырьләр җыентыгын бастырып чыгару максатында күп тырышлык куйган. Безгә шушы китапны укучыларга тәкъдим итү чарасында катнашырга насыйп итте. Габделхак аганың саф мәхәббәт турындагы шигырьләрен туганнары һәм шулай ук Эльвира Әхмәтова, Гөлназ Шәйхи, Булат Ибраһим һәм Гөлинә Шәйхи яңгыратты.

Шулай ук Казанның Яңа татар бистәсе зиратына бару каралган иде. Биредә бөек Тукаебыз, күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр, сәнгать әһелләре җирләнгән. Соңгы елларда безнең арабыздан киткән Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхи дә монда дәфен кылынган. “Мәдәни җомга” газетасы һәм “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон милләтебез тарихында тирән эз калдырган һәрбер шәхес турында тәфсилләп сөйләде. Шушы зиратта данлыклы якташларыбыз – СССРның, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Габдулла Шамуков һәм ТАССРның халык артисты, виртуоз-гармунчы Фәйзулла Туишев каберләренә дә тап булдык. Аларның һәм барча әрвахларның рухлары шат булуын теләп дога кылдык.

Безгә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның әдәби музеена аяк басарга да насыйп итте. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык, санаулы гына шәхси әйберләрен, уникаль экспонатны – вафат булгач йөзеннән күчереп алынган гипс битлекне үз күзләребез белән күрдек. Экскурсовод Тукайның күренекле якташыбыз Сәгыйть Сүнчәләй белән озак вакыт якын дуслар булып яшәве һәм 1910 елда Сембер губернасының Гурьевка бистәсенә сәүдәгәр Акчуриннарга кунакка килүе турында да сөйләде.

Форумның икенче көне “Мир” кинотеатрында драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән “Әниләр һәм бәбиләр” фильмын карау белән тәмамланды. Шулай ук иҗат төркеме – кино актерлары белән очрашырга насыйп булды. Без татарча фильмнарны Россия регионнарына илтеп күрсәтергә әзер, зал тутырып халыкны җыегыз һәм чакырыгыз, диде “Татаркино” җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

Форумның өченче көн программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев күренекле милләттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Соңгы елларда Саха Якутия белән Чиләбе өлкәсендә, Курган белән Барда районында, Әстерханда патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды, ә Уфа белән Әстерханда, Димитровградта Тукай бюстлары пәйда булды, Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Кави Нәҗми һәйкәлләре барлыкка килде, Приморьеның яңа урамы Советлар Союзы Герое Батыршин исемен йөртә башлады, диде ул. Аннары танылган журналист Рәис Зариповның Герой Гыйльфан Батыршинга багышланган “Беренче һәм бердәнбер” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде.

“Хәзерге татар журналистикасы” темасына түгәрәк өстәлдә “ТНВ” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Лилия Кадыйрова белән “Татарлар” тапшыруы мөхәррире Илдар Сафиуллин катнашты. Телевизор караучыларга “Сөйләшергә вакыт” тапшыруын алып баручы сыйфатында таныш булган Лилия ханым милли телеканалның яңа проектларына тукталды. Якшәмбе көннәрендә ике сәгать бара торган “Музыкаль сабантуй” тапшыруы әнә шундыйлардан. Ә республика районнарындагы тормыш-көнкүрешне яктыртучы “Дуслар җыелган җирдә” тапшыруын әзерләргә әлегә мөмкинлек юк, диде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар журналистлары форумына йомгак ясады.

“Милләтебезнең киләчәген тәрбияләүдә хатын-кызларның – аналарның роле әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур. Әнә, Төрекмәнстанда “Татар кызы” конкурсында катнашучы гүзәл затларны милләт җанлы, иманлы аналар тәрбияләп үстергән бит. Төрекмәнстан Президенты әлеге бәйгедә җиңүче татар кызына 17 миллион сумлык автомобиль тапшырды. Тантанада Россия Президенты Владимир Владимирович Путин да катнашты. Бу – милләтебезнең дөнья күләмендә танылуы, безнең өчен олуг дәрәҗә, зур мәртәбә”,- диде Милли Шура җитәкчесе.

Васил Шәйхразыев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан киләсе 2027 ел дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителүе һәм шул уңайдан республикада, Россия төбәкләрендә күп чаралар узачагы турында хәбәр итте.

Форумның ахырында 4 нче Бөтенроссия “Хәбәр” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы редакциясе бәйгенең “Габдулла Тукайның тууына 140 ел” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Өмет”кә Диплом тапшырды һәм редакциянең исәп-хисап счетына 75 мең сум күләмендә акчалата премия күчерелүе турында хәбәр итте.

Исхак ХӘЛИМОВ.