Илебезнең көчлелеген, бердәмлеген һәм ныклыгын чагылдырган тарихи бәйрәм

Хөрмәтле семберлеләр, мөхтәрәм якташлар!

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән илебезнең көчлелеген, бердәмлеген һәм ныклыгын чагылдырган тарихи бәйрәмебез - Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.

Әлеге бәйрәм яшь булса да, ул Россиянең үткәнен, аның бай һәм гыйбрәтле тарихын гәүдәләндерә. Ул күп милләтле һәм күп динле илдә яшәүче халыкларның күп гасырлар дәвамында үзара дуслыкта һәм тынычлыкта яшәү үрнәген күрсәтә. Шуңа күрә дә Россиядәге тотрыклы тормыш, төрле милләтләрнең дустанә мөнәсәбәттә яшәүләре Көнбатыш илләренә, Америка Кушма Штатларына тынгылык бирми, алар еллар дәвамында безне үзара талаштырып, гауга чыгарып илебезне эчтән таркатырга тырышып яшиләр. Дөньядагы бүгенге вәзгыять әнә шуның бер мисалы. Без бүген эчке һәм тышкы дошманнарыбызның астыртын коткысына бирелмичә, аларга үч итеп, тагын да көчле һәм акыллы булып, үзебез сайлаган дәүләтебез башлыгы Владимир Владимирович Путин тирәсенә тупланырга тиешбез. Гасырлар дәвамында әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең каны коелып, күз яшьләре түгелеп табылган тынычлыкны югалтырга безнең хакыбыз юк!

Бүгенге бәйрәм көнендә илебезгә тынычлык, дөньяларга иминлек, гаиләләребезгә бәхет, үзебезгә саулыклы озын гомер телисе килә. Узган еллардагы сыман дус һәм тату гаилә булып яшәргә насыйп булсын!

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.