26 ноябрьдә Алексей Русских Ульяновск өлкәсе халкы белән туры линия үткәрә

Өлкә халкыннан сораулар җыя башладылар инде. Сорауны “Госуслуги. Решаем вместе” кире элемтә платформасы аркылы юлларга мөмкин.
Туры эфир вакытында 122 хезмәте телефоны буенча шалтыратырга мөмкин булыр.
Ульяновск өлкәсе Губернаторының ВКонтакте сәхифәсендә, шулай ук “Россия 24”, “Репортер 73”, “ДимГрад24” телеканалларында һәм ulpravda.ru порталында туры линиядән трансляция алып бару күздә тотыла.
Регион белән идарә итү үзәге һәм “Хөкүмәт гражданнар өчен” өлкә дәүләт учреждениесе белгечләре халыктан килгән сораулар, шикаятьләр һәм тәкъдимнәрне кабул итәчәкләр.