Герой-балаларны бүләкләделәр

Алексей Русских баланы коткарган вакытта батырлык үрнәге күрсәткән яшь ульяновскилыларга бүләкләр тапшырды.
Новоспасское бистәсендә яшәүче биш бала Федерация Советының “За проявленное мужество” дип аталган истәлекле медаленә лаек булды. Бүләкне РФ сенаторлары Сергей Рябухин белән Айрат Гибатдинов, Губернатор Алексей Русских һәм баш федераль инспектор Юрий Кулик тапшырдылар.
“Гади булмаган, көтелмәгән ситуациядә сез игътибарлылык, тапкырлык һәм үҗәтлек, кешегә ярдәмгә килергә әзер булуыгызны күрсәткәнсез. Әлеге истәлекле медаль сезгә иң кыйммәтле бүләк – кечкенә якташыгызның гомерен коткарып калуыгыз турында искә төшереп торачак, бу, чын мәгънәсендә, бәһасез. Чын йөрәктән сезгә, балалар, сезнең әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга, остазларыгызга олы рәхмәтемне белдерәм”,- диде регион башлыгы.
2025 елның 17 декабрендә Новоспасское бистәсендәге Сызранка елгасында сигез яшьлек малай боз астына төшеп китә. Вероника Ионина беренче булып пожар-коткару хезмәтен чакырта. Вероника Гайфутдинова белән Милорада Дарьина су астына киткән баланы шул вакытта тынычландырып тора. Ә Альберт һәм Азат Мухамеджановлар өлкәннәрнең игътибарын җәлеп итеп, үтеп баручы автомобильләрне туктата. Балаларның башкалар язмышына битарафлык күрсәтмәве, пожар-коткару хезмәте хезмәткәрләренең оператив рәвештә эш итүе нәтиҗәсендә малайны коткарып калалар.