Гасыр яшьтәше

Бөек Ватан сугышы ветераны, Новоспасское районының Почетлы гражданины Самәт Ахат улы Хакимов 100 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Самәт Ахат улы 1926 елның 7 ноябрендә Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында ишле күпбалалы гаиләдә туа. Аның яшьлек еллары илебез өстенә төшкән зур сынаулар чорына туры килә. Дөньяны күрмәгән 17 яшьлек егет 1943 елда фронтка китә. Яшь красноармеец үзенең сугышчан юлын автомобиль полкының уку-укыту бүлегендә башлап җибәрә. Аннары хезмәтен зенит гаскәрләрендә дәвам итә. Бөек Җиңү көнен Грузия башкаласы Тбилисида каршылый. 1947 елның 10 октябрендә запаска җибәрелә.

Фашистларга каршы сугышта кыюлык һәм тәвәккәллек үрнәкләре күрсәтүе өчен Самәт Ахат улы 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм Жуков исемендәге медальләр, юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Хакимовлар гаиләсе Новоспасское район үзәгенә килеп урнаша. Биредә Самәт Ахат улы 34 елдан артык АТПда машина йөртүче булып эшли. Авариясез йөрүе һәм эшкә җаваплылык хисе белән каравы өчен күпсанлы бүләкләргә, “Ульяновск транспорт идарәсенең почетлы хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек була.

1951 елда Самәт Ахат улы үзенең яшьли сөйгән яры Рәхиҗә Имат кызы белән гаилә корып җибәрә. Алар 66 ел дәвамында язмыш сукмагыннан бергә атлап, өч бала тәрбияләп үстерәләр, оныклары һәм оныкчыкларының бәхетенә, уңышларына шатланып яшиләр. Бүген Самәт Ахат улы якыннарының күңел һәм җан җылысын, хөрмәтен тоеп, тыныч картлык көннәре кичерә.

Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан узган һәм бөтен гомерен тырыш хезмәткә багышлаган Самәт ага беркайчан да җиңел юлны эзләми һәм язмышына зарланмый. Ул Туган илебезгә тугрылыклы хезмәт итә, кешеләргә бары тик яхшылык кына эшли, ныклы, үрнәк булырлык гаилә булдыра. Һәм бүген дә ул Новоспасское районы халкына үрнәк булып тора. Аның язмышында - бер кеше тарихы гына түгел, ә сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән һәм илебезне яңадан аякка бастырган тулы бер буын истәлекләре.

Самәт Ахат улы Хакимовның тормыш юлы - Ватаныбызның тере елъязмасы, какшамас ихтыяр көче һәм сугышчан бурычка тугрылык үрнәге. Җиңүчеләр буынының батырлыгы безнең барыбыз өчен дә төп әхлакый ориентир булып калачак.

И.ХАСИБОВ.