Контракттан соң – соцконтракт
Аңларга кирәк

Ульяновск өлкәсендә СВОда катнашучыларга тыныч тормышка кире кайту өчен мөмкинлекләр арта. Ветераннарга эшкә урнашырга, яңа һөнәр үзләштерергә, үз эшләрен башлап җибәрергә ярдәм итәләр, ә аларның гаиләләренә финанс һәм социаль яктан булышлык күрсәтелә. 9 ноябрьдә Губернатор Алексей Русских рәислегендә узган төбәкнең комплекслы үсеше буенча штаб утырышында шушы эшнең нәтиҗәләре һәм яңа ярдәм чаралары турында сөйләделәр.
Ульяновск өлкәсендә СВОда катнашучыларга һәм аларның якыннарына 88 ярдәм күрсәтү чарасы гамәлдә, шуның 47се региональ дәрәҗәдәге чара булып исәпләнә. 2026 елның ун аенда барлыгы 17 меңгә якын кеше дәүләттән ярдәм алган.
“Сугышчан бурычларын үтәп кайтканнан соң, СВОда катнашучыларның актив тормышка мөмкин кадәр тизрәк кереп китү өчен бөтен мөмкинлекләре булырга тиеш. Дәүләт һәм региональ дәрәҗәдә СВОда катнашучылар өчен социаль гарантияләрне киңәйтү, шул исәптән аларга яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге тудыручы чаралар системасы булдырылды”,- дип ассызыклады Алексей Русских.
Губернатор Россия Президенты Владимир Путинның сүзләрен искә төшереп үтте: “Безнең сугышчыларның махсус хәрби операция зонасындагы ныклыгы һәм батырлыгы дәүләт идарәсе сферасында эшләүче барлык кешеләр өчен дә мөһим мораль ориентир булып хезмәт итәргә тиеш”.
Эшкә урнаштыру мәсьәләсенә – аерым игътибар. 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән федераль закон нигезендә штатларны кыскарткан вакытта сугыштан кайтучы хәрби хезмәткәрләрнең эш урыннары саклана. Региональ нормалар оешма штатында 36-100 хезмәткәр булган очракта ветераннар өчен - бер эш урыны, штатта 100дән артык кеше булса, ике эш урыны бүлеп бирүне таләп итә.
“Работа для СВОих” региональ сервисы вакантлы урынны тиз арада эзләп табарга, яңадан укырга керергә яки үз эшеңне башлап җибәрергә ярдәм итә. Хәзерге вакытта өлкә предприятиеләре һәм оешмаларында 600 махсус хәрби операция ветераны хезмәт итә.
Социаль үсеш министры Дмитрий Батраков социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәләре турында сөйләде. 47 меңнән артык СВО ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары дәүләттән акчалата ярдәм алган. Әлеге түләүләрне башкару өчен бюджеттан барлыгы 14 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең өч меңнән артык гаилә әгъзалары быел бер тапкыр бирелә торган ярдәмне алган.
21 меңнән артык гаилә финанс булмаган ярдәм алу – түләүсез ашау һәм транспортта йөрү, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә керү, балалар ял лагерьларына бару һәм өстәмә белем алу мөмкинлегеннән файдаланган. Шулай ук балалар бакчаларына һәм озайтылган көн группаларына урнашканда, өйгә якынрак булган мәктәпкә күчкәндә льготалар каралган.
Социаль контракт – ярдәм күрсәтүнең мөһим инструменты. Аны 200гә якын СВОда катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары төзегән, контракт түләүләренең гомуми күләме 27 миллион сум тәшкил итә. Быелдан башлап ветераннарның үз эшен ачып җибәрү өчен гаиләнең керемнәрен тикшермичә генә дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге бар. 43 хәрби хезмәткәр шундый мөмкинлектән файдаланган инде, аларның һәркайсы 350 мең сум акча алган.
Социаль газлаштыру дәвам итә: агымдагы елда сигез СВОда катнашучының һәм 54 аларның гаилә әгъзаларының торагы дәүләт ярдәмендә газлаштырылган.
Е.М.Чучкалов исемендәге социаль-реабилитацияләү үзәге сәламәтлекне ныгытуда мөһим роль уйный. Төбәкнең социаль яклау системасында барлыкка килгән беренче шундый үзәк бу. Әлеге үзәк эшли башлаганнан бирле 3,5 мең кеше, шул исәптән 430 СВО ветераны медицина ярдәме алган. Техник реабилитацияләү чараларын прокатка бирү пунктлары эшләп килә. 52 психолог ветераннар белән эшләү өчен махсус әзерлек узган.
“Ульяновск өлкәсендә Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтүнең комплекслы системасы булдырылды. Без реабилитацияләү юнәлешен киңәйтүне дәвам итәбез”,- диде Дмитрий Батраков.
Балалы гаиләләргә исәпләнгән “СВОИ. Таяну ноктасы” комплексы өчен өлкә тарафыннан 8,4 миллион сум бүлеп бирелгән. “Защитники Отечества” дәүләт фонды филиалының социаль координаторлары ветераннарга һәм һәлак булган, хәбәрсез югалган сугышчыларның гаиләләренә льготаларны рәсмиләштерергә, реабилитацияләү узарга һәм эшкә урнашырга ярдәм итәләр.
“Бер генә сугышчы да һәм бер генә гаилә дә игътибарсыз калмый, һичшиксез, бу эшне дәвам итәчәкбез”,- дип ассызыклады Дмитрий Батраков.
Анна ДВОРКИНА.
МАХ мессенджерының (Ульяновск өлкәсенең МФЦ ботында) СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен сервис чаты аркылы консультацияләр алырга мөмкин. 8-800-2000-122 һәм 42-00-25 ышаныч телефоннары буенча кичектергесез психологик ярдәм күрсәтелә.