Президент көндәлегеннән

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.
Президент гражданлык хезмәтенә күчәргә теләгән, әмма югары белемнәре булмаган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен аерым программа эшләргә тәкъдим итте. Владимир Путин искә төшергәнчә, гражданлык өлкәсендә илгә хезмәт итүне дәвам итәргә теләүче сугышчылар өчен “Геройлар вакыты” программасы гамәлдә. Әмма бу программага сайлап алу югары белем, шулай ук оештыру яки административ эш тәҗрибәсе булуны күздә тота. Әмма хәрби хезмәткәрләр арасында югары уку йорты дипломы булмаган кешеләр дә бар, аларга да үзләрен гражданлык хезмәтендә күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк.
“Аларга практик тәҗрибә алу өчен аерым махсус укыту программасы булдырылырга тиеш”, – диде Владимир Путин.
Ул Президент Хакимиятен бу тәкъдим өстендә хезмәттәшләре белән бергә эшләүне сорады һәм Хөкүмәтне эшкә кушылырга чакырды.
* * *
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга республиканың социаль-икътисади үсеше турында хәбәр итте.
Төбәкнең быелгы социаль-икътисади үсеше турында сөйләшү булды. Эчке тулай продукт (ВРП) - 3 триллион 760 миллиард сум, промышленность җитештерүе – 3 триллион 880 миллиард сум, ваклап сату 1 триллион 102 миллиард сум (үсеш – 107 процент) тәшкил итте.
«Сезнең барысы да яхшы. Татарстан бик күп юнәлешләр буенча яулап алынган лидерлык позицияләрен саклап калыр, дип өмет итәм», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда төбәк һәм муниципаль транспорт чараларын яңарту программасын башлап җибәрергә тәкъдим итте.
«Без бу программа ярдәмендә машина төзелешен хуплар идек», – диде Президент.
ТР Рәисе, үз чиратында, бу уй-фикерне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк шартны атады. Безгә лизинг компанияләренә бераз ярдәм күрсәтергә кирәк, диде ул.
* * *
Владимир Путин Того Премьер-министры Фор Гнассингбе белән очрашуда Россия – Африка саммиты вакытында ике яклы очрашуларда катнашучыларның күбесен таң калдырган үзенең энергиялелеге серен ачты.
«Президент әфәнде, сезгә очрашу һәм зур сабырлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Кичә мин сезнең бик күп очрашуларыгызны күрдем. Сез шул ук вакытта безгә караганда күпкә азрак арыган булып күрендегез», – дип белдерде Тоголез республикасы лидеры һәм Путинга үз делегациясенә игътибар өчен рәхмәт белдерде.
«Премьер-министр әфәнде, бездә дуслары белән бергә үткәргән вакыт кешенең тормыш еллары санына керми, диләр. Шуңа күрә без Африкадагы дусларыбыз белән аралашудан ләззәт алабыз», – дип елмаеп җавап бирде кунакка РФ Президенты.