Үрнәк булырлык ветераннар советы

Иске Кулаткының Х.А.Аблязов исемендәге тарих-краеведение музеенда ветераннар советы утырышы узды.
Җыелышта Ульяновск өлкәсенең ветераннар советы рәисе Валерий Рябиничев һәм өлкә ветераннар советы вәкилләре катнашты. Башта алар эшчеләр бистәсенең үзәк мәйданында Билгесез солдат һәйкәле янына чәчәкләр куйдылар һәм мәйдандагы барлык һәйкәлләрне карап чыктылар.
Районның ветераннар советы рәисе Рөстәм Арифуллин ел дәвамында башкарылган эшләр турында отчет доклады белән чыгыш ясады. Рөстәм Исмаил улы сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары белән эшләүләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәтүләре, яшьләргә патриотик тәрбия бирүне һәрчак күз уңында тотулары, спорт чараларында катнашулары, һәйкәлләр белән истәлекле урыннарга даими игътибар итүләре турында тәфсилләп сөйләде.
Ульяновск өлкә ветераннар советы вәкилләре үзләренең чыгышларында Иске Кулаткы районы ветераннар советы эшчәнлегенә югары бәя бирделәр һәм әлеге оешма эшен өлкәнең башка районнарына үрнәк итеп күрсәтү кирәклеген билгеләп үттеләр.