Мөнәҗәтләр кичәсе

Күптән түгел Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбендә татар халкының борынгы рухи мирасына багышланган искиткеч күркәм чара – “Мөнәҗәтләр кичәсе” узды.
Әлеге кичә, чын мәгънәсендә, зур иҗтимагый вакыйгага әверелде: ул укучылар, укытучылар һәм ата-аналарның, шулай ук район мәгариф бүлегеннән һәм авыл мәктәпләреннән килгән хөрмәтле кунакларның күңеленә хуш килде.
Тамаша залында көне буе җылы атмосфера хөкем сөрде. Мөнәҗәтләрнең тирән мәгънәле сүзләре, илаһи моң балаларның да, өлкәннәрнең дә күңел кылларын тибрәндерде. Укучыларыбыз башкаруында яңгыраган борынгы онытылмас көйләр һәм халыкчан шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады.
Без бу кичәгә бик тырышып, бөтен көчебезне һәм белемебезне куеп, ныклап әзерләндек. Балалар җырлар һәм шигырьләрне ятлау белән генә чикләнмичә, һәр сүзнең мәгънәсенә, фәлсәфи асылына төшенергә тырыштылар. Сәхнәдән традицион мөнәҗәтләр һәм халык бәетләре белән беррәттән, Туган ил, Ватан, туган җир, иман һәм әхлак, олыларга хөрмәт күрсәтү кирәклеге хакында моңлы җырлар да яңгырады.
Залның бәйрәмчә бизәлеше һәм балаларның затлы милли киемнәре кичәгә кабатланмас ямь өстәде.
Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде, ә кайберләре үз балаларының матур чыгышын карап, шатлыклы күз яшьләрен сөртеп утырдылар.
Рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән мондый чаралар яшь буынның милли үзаңын үстерүдә, туган телебезгә, данлы һәм шанлы тарихыбызга һәм мәдәниятебезгә, җыр сәнгатенә хөрмәт уятуда зур роль уйный. Бу кичә мәктәп коллективының бердәмлеген ныгытуга да мөһим өлеш кертте.
Кичәдә катнашучы барлык кунакларга, авылыбызның хөрмәтле Ак әбиләренә, укытучыларга һәм мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Ринат Мансур улы Бирюковка рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Алар балаларга үзләренең күңел җылысын, рухи пакьлеген һәм якты, җылы хисләрен бүләк иттеләр.
Татар халкының бай рухи мирасы гасырлардан–гасырларга күчеп, киләчәктә дә яшәр әле!
Нәсиха ЯГУДИНА,
Зур Чирекле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.