Волонтерларга – Рәхмәт хатлары

Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина Иске Төгәлбуга авылының тынгысыз йөрәкле волонтерларына администрациянең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Иске Төбәлбуга авылы старостасы Ә.Х.Юмагулова һәм илебез, өлкәбез, туган авыллары язмышына битараф булмыйча, барлык эшләрдә актив катнашучы Ө.Г.Юмагулов, Г.Ә.Мухетдинова, З.М.Хисамова, Ф.В.Салимзанова, Д.А.Абдулвалиева, Х.А.Абдурахманова һәм А.Х.Валиуллина Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Киң күңелле, олы йөрәкле гүзәл затларның СВО – махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашларының тарихи истәлекләрен мәңгеләштерүгә ярдәм итүләре әнә шулай югары бәяләнде. Битараф булмавыгыз, актив гражданлык позициясе күрсәтүегез һәм геройлар турында онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә, диде Светлана Катиркина.