“Өмет”ебезне күз карасыдай саклыйк!

Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов альтернатив подписка, ягъни редакция билгеләгән бәя буенча 600гә якын кешене “Өмет”кә яздырырга ярдәм итте. Әлеге газеталар атна саен авыл мәчетләре аркылы таратылачак.

Үткән елның көзендә Ульяновск өлкәсендә милли телләрдә чыгып килүче газеталар, шул исәптән безнең “Өмет” тә зур сынауга дучар булды. Кайбер түрәләрнең ваемсызлыгы, милли сәясәтне аңлап бетермәве аркасында әлеге газеталар Минцифры тарафыннан әзерләнеп, РФ Хөкүмәте карары белән расланган илебезнең бер меңгә якын социаль әһәмияткә ия басмасы (социально-значимые издания) исемлегенә кертелмәде. Нәтиҗәдә “Өмет”кә язылу – подписка бәясе ике тапкыр диярлек артты һәм укучыларыбыз саны сизелерлек дәрәҗәдә кимеде, чөнки газетаны күбрәге олы яшьтәге кешеләр, пенсионерлар, ягъни керемнәре чамалы гына булган кешеләр яздырып ала. Россия почтасының газетаны сортировкалаган һәм район үзәкләре почтамтларына кадәр илтеп җиткергән өчен тарифларны бермә-бер арттыруы сәбәпле, редакциянең чыгымнары ике мәртәбә үсте. Хакларны үстерүнең чик-чамасын белмәгән почта җитәкчелеге киләсе елга язылу бәясен тагын арттырып куйды. Шундый шартларда газетаны ничек булса да саклап калу, укучылар санын киметмәү мәсьәләсе килеп басты.

Редакциябезнең күптәнге сыналган якын дусты – Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов беренчеләрдән булып моңа карата үзенең тирән борчылуын белдерде һәм, бердәнбер “Өмет”ебез, һичшиксез, яшәргә, атна саен басылырга тиеш, дип газетаны халыкка альтернатив подписка буенча, ягъни почтадан башка тарату тәкъдиме белән чыкты. Ул кыска гына вакыт эчендә 600гә якын кешене редакция билгеләгән бәядән – 250 сумнан (алты ай өчен) газетага яздырырга ярдәм итте. Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнары мәчетләре имам-хатыйблары бу акциягә бик теләп кушылдылар, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, һәркайсына Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары насыйп булсын, ди Ильяс хәзрәт. Альтернатив подписка буенча язылучыларга газета атна саен Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнарының татар авыллары мәчетләре аркылы таратылачак.

Мәләкәс районы башлыгы, Димитровград шәһәре һәм Мәләкәс районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Азат Мидаров та әлеге акцияне яклап чыкты. Азат Рәшид улы ярдәмендә Мәләкәс районы Сабакай авылының 80 татар гаиләсенә атна саен “Өмет” газетасы килеп торачак. “Өмет”не саклап калу – туган телебезне, милли мәдәниятебезне, динебезне саклап калу ул, без булышмасак, кем ярдәм итәр, без таратмасак, кем аны таратыр, без укымасак, кем аны укыр, ди Азат Мидаров.

Заволжье районы татар автономиясе рәисе, Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе, Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины Рафаэль Назмутдинов та альтернатив подписка акциясенә кушылды. Ислам мәдәни-агарту үзәгенә, мәхәллә мәчетенә йөрүче 40 милләттәшебез аның ярдәмендә атна саен “Өмет”не кулына алып уку мөмкинлегенә ия булачак. Зур авырлыклар белән барлыкка килеп, менә 37 нче ел инде халкыбызга тугрылыклы хезмәт итүче “Өмет”ебезне югалтырга хакыбыз юк, аны күз карасыдай сакларга, мөмкин кадәр күбрәк халыкка таратырга кирәк, район автономияләре, мөселман дини оешмалары, барлык мәчетләр, милли җәмгыятьләр шушы изге эшкә кушылсыннар иде, ди Рафаэль Әмин улы.

И.ХАСИБОВ.