Исламда балалар тәрбияләү

Иске Кулаткы бистәсенең Сафия" мәчетендә район мөселман хатын-кызларының икенче форумы узды. Ул "Исламда балаларны тәрбияләү" дигән темага багышланган иде.
Форумда шәрәфле кунаклар - "Биләр" мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, мөфтиятнең өлкән мөгаллимәсе Гөлчәчәк ханым Тлявлина, өлкәнең көньяк районнары имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, "Сафия" мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Азизов, өлкәнең биш районыннан һәм Иске Кулаткы районы авыллары һәм эшчеләр бистәсеннән мөгаллимәләр, абыстайлар катнашты.
Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү темасына багышланган форум районның өлкән мөгаллимәсе Асия хаҗия Кәримова тырышлыгы белән оештырылган иде.
Мөгаллимәләр җәйге каникуллар вакытында мәчетләр каршында узган лагерьлар эше, район балаларының Ульяновскида "Биләр" мәдрәсәсендә белем алулары һәм ял итүләре, Ислам дине нигезләрен өйрәтүдә файдалы алымнар турында чыгыш ясадылар һәм алда торган эшләр хакында фикер алыштылар.