Данлыклы сәүдәгәрләрнең рухи мирасы

Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә 19 нчы гасырның икенче яртысы – 20 нче гасыр башында Сембер төбәгендә яшәгән танылган сәүдәгәр Акчуриннарның рухи мирасына багышланган “Без – бергә” әдәби атналыгы узды.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм өлкә фәнни китапханәсе хезмәткәрләре катнашында үткән конференциядә Акчуриннар нәселенең танылган шәхесләрен барладылар. Россия халыклары ассамблеясенең Ульяновск бүлеге һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белгечләре аларга онлайн-форматта кушылды.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин соңгы елларда фабрикант Акчуриннар мирасын өйрәнү буенча башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Ул Барыш районы Зөя Башы бистәсендә данлыклы сәүдәгәрләр яшәгән йортларга юкка чыгу куркынычы янавы турында белдерде.

“2019 елда сәүдәгәр Тимербулат Акчуринның кияве Хәсән Шакулов йорты янып көлгә әйләнде. Бизәкләп ясалган бик матур йорт иде. Авылның иң биек урынына төзелгән, фундаменты кызыл кирпечтән, ишек һәм тәрәзә тоткалары бронзадан эшләнгән булган. Янган йорт хәрабәләре арасыннан ишек тоткалары белән тупсаларын эзләп табып, Татар мәдәният үзәгендәге мәгариф һәм мәдәният музеена куйдык”,- дип сөйләде Рамис Сафин. Ул әлеге экспонатлар белән конференциядә катнашучыларны да таныштырды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев үзенең чыгышында Акчуриннарның Россиядәге иң зур постау фабрикалары хуҗалары булу белән беррәттән, үз акчаларына мәдрәсәләр ачкан, татар һәм рус телләрендә китаплар, газета-журналлар чыгарган хәйриячеләр сыйфатында да танылуын ассызыклады.

“Милли китапханәбездә Акчуриннар тормышына багышланган китаплар саклана, аларны өч төркемгә бүләргә мөмкин. Беренчесе – данлыклы сәүдәгәрләрнең шәхси библиотекаларыннан алынган китаплар, икенчесе – аларның матди ярдәме белән нәшер ителгән басмалар, өченчесе – алар турында язылган китаплар. Иң кадерле ядкарь – Каюм Насыйриның “Гакаид рисаләсе” исемле китабы, ул Хәсән Акчурин китапханәсендә сакланган. Китапның тышында авторның шәхси мөһере, ягъни култамгасы бар”,- диде Ирек Һадиев.

Ульяновск өлкәсенең В.И.Ленин исемендәге фәнни китапханәсе хезмәткәре Людмила Ивашкина Акчуриннарның китап яратучы зыялы шәхесләр булуын билгеләп үтте.

“Фабрикант Акчуриннар китапханәсендә якынча 400 мең китап була. Китапларның күпчелек өлеше 1896 елдагы янгын вакытында юкка чыга. Хәзерге вакытта безнең фондта 800 басма саклана. Аларның шактый өлеше француз телендә нәшер ителгән”, диде китапханә хезмәткәре.

“Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова беренче татар хатын-кыз журналисты Зөһрә-Акчурина-Гаспринскаяның тормыш юлына тукталды. Ә өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова сәүдәгәр Тимербулат Акчуринның хәйриячелек эшчәнлеген ачыклады. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның Акчуриннар чакыруы буенча Барыш районы Зөя Башы авылына кунакка килүе турында тәфсилләп сөйләде. Ә 17 нче милли китапханә мөдире Гөлфия Сәмигуллина конференциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Рузия ХӘЛИМОВА.