Казан язучылары белән очрашу

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди һәм язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марат Закиров белән очрашу кичәсе үтте. Әдәби кичәдә җирле шагыйрьләр, "Өмет" газетасы журналистлары, ана теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Чарада катнашучыларны өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифкать Ахмедуллов, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге рәисе Шәфикъ Иматдинов, "Өмет" газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова сәламләде.
Казан кунаклары балаларда ана теленә, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү кирәклеген ассызыклап үттеләр һәм үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар.
"Нур" татар халык театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахова Рәдиф Сәгъдигә "Сынган беләзек " әсәре кебек пьесалар иҗат итүен теләде.