2027 елда пенсияләр күпмегә артачак?

Эшләмәүче россиялеләрнең картлык буенча уртача пенсиясе 2027 елда 2,5 мең сумга диярлек артачак, дип хәбәр итте Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков.

«2027 елда картлык буенча уртача страховка пенсиясе 2 466 сумга артачак — 30 241 сумга кадәр. Бу эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча уртача пенсиясе», — диде Чирков.

2019 елда башланган озайлы тәнәфестән соң, Россиядә 2027 елда пенсияләрне икеләтә индексацияләү яңадан башланачак. Беренче арттыру 1 февральгә планлаштырылган: страховка пенсияләре - агымдагы ел өчен фактик инфляция күләменә, алдан 6,8 процентка, индексацияләнәчәк. Икенче этап 1 апрельдә узачак: пенсиянең страховка өлеше хезмәт хакы фонды үсеш темпларын исәпкә алып, өстәмә рәвештә 3,3 процентка артачак.