Россия Президенты Владимир Путин:

Бу бәйрәм ил өчен авыр сәгатьтә йөрәге кушуы буенча туган җирен саклауга күтәрелгән, рәхимсез дошманны җиңгән һәм дәүләтебезне ныгыткан халкыбызның бөек батырлыгына багышлана. Ата-бабаларыбызның хәрби һәм хезмәт казанышлары, аларның бердәмлеге һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәте, патриотик, рухи идеалларга тугрылыгы безнең өчен һәм киләчәк буыннар өчен лаеклы үрнәк булып тора.