Россия халыклары бердәмлеге

Халыклар бердәмлеге көнендә Ульяновскиның “Губернаторский” халыклар дуслыгы мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды. Ул төбәкнең күпмилләтле характерын һәм гомуммилли бердәмлекнең әһәмиятен чагылдырып, дәүләти һәм рухи традицияләрне берләштерде.
Тантаналы чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү телефонограммасы белән башланып китте. Аннары өлкә халкын Губернатор Алексей Русских сәламләде.
“Ватаныбыз җиңелмәс булуының сере бәйрәмнең исемендә ачык һәм горур итеп күрсәтелгән. Ул илебез кешеләре, буыннары һәм халыкларының бердәм булудан, туган җирне бергәләп сакларга һәм аның чәчәк атуы хакына хезмәт итәргә әзер булуыннан гыйбарәт. “Бердәмлегебезнең кыйммәте бәхәссез. Без глобаль чакырулар һәм куркынычлар алдында гомуми бурычларны хәл итү өчен рәтләребезне тигезли һәм җиңүләргә, казанышларга, уңышларга бергәләп шатлана беләбез”,- дип белдерде Президентыбыз. Бердәмлек, берләшү төшенчәсе асылда илебезне, кешеләребезне һәм дәүләтчелегебезне саклап калу дигәнне аңлата”,- диде төбәгебез башлыгы.
Алексей Русских шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына туры килгән бәйрәмнең үткәннәр һәм хәзерге турында тирәнтен уйлану, киләчәккә планнар кору өчен өстәмә мөмкинлекләр бирүен ассызыклады. Ульяновск өлкәсенең күпмилләтле характерына тукталып, Губернатор төбәгебез территориясендә йөз егермедән артык милләт вәкилләренең дус-тату, аңлашып яшәве һәм хезмәт итүе турында искә төшерде. Төбәк башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларны аерым котлады.