10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсе буенча УМВД хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлыйм!
Россия Федерациясенең хокук саклау органнары иминлек гаранты булып тора, тынычлык һәм ышанычлылыкны гәүдәләндерә. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең хезмәт бурычларын дежурда, сугышчан постта үтәп, кайчак гомерләрен куркыныч астына куеп, тәртип һәм законлылыкны тәэмин итәләр. Бу - катлаулы, бөтен көчеңне куюны таләп итүче хезмәт.
Якыннарыгызны, сезнең гаилә әгъзаларыгызны шушы күркәм көн белән чын йөрәктән тәбриклим. Хезмәттә булучылар турында чиксез кайгыртып тору һәм борчылулар алар өлешенә төшә, алар сезнең Туган илебез хакына лаеклы һәм намуслы хезмәтегез өчен горурлык хисе дә кичерәләр. Тормыш иптәшләренә, балаларына, ата-аналарына булышлык күрсәтү һөнәрләре Ватанга даими хезмәт итү белән бәйле булучылар өчен бик тә мөһим.
Бүген күп кенә яшь белгечләр, характерларын чыныктырырга омтылып, эчке эшләр органнарында хезмәт итүне сайлый. Бу эштә МВД ветераннарының өлеше зур, алар үзләренең ныклылык һәм батырлык үрнәге белән Россия Федерациясе законнарын хөрмәт итүче, авырлыклар алдында югалып калмаучы, гражданнарны җинаятьчелек һәм башбаштаклыктан саклаучы кыю, тәвәккәл һәм җаваплылык хисенә ия яшь кешеләр сменасын тәрбияли. Үзләре өчен шушы профессияне сайлаучылар гомер буе аңа тугрылыклы һәм лаеклы булып калырлар дип ышанам.
Дуслар! Ульяновск өлкәсе буенча УМВДның шәхси составына һәм ветераннарына һөнәри осталыкларын киләчәктә дә камилләштерүләрен, җәмгыять белән дәүләтнең ныклы терәге булып калуларын, тәҗрибәләрен киләчәк буыннарга тапшыруларын телим. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет! Бәйрәм белән!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.