Ренат кардәшебезгә рәхмәт!

Безнең гаиләгә зур кайгы килде. Энебез Әмир Зәйнулла улы Берхеев СВО – махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Туган ил хакына башын салган туганыбызны 1 октябрьдә Пригородныйның мөселман зиратында җирләдек.

Энебезне соңгы юлга озатуга бәйле барлык дини йолаларны да җиренә җиткереп башкарган өчен шәһәребезнең “Муслим. Ритуал. Сервис” оешмасына, аның җитәкчесе Ренат Газизовка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ренат кардәшебез тырышлыгы белән “Солтан” мәчете аркылы Әмир энебезне шәригать кануннары буенча юып һәм кәфенләп күмдек.

Сугыш кырында югалган туганыбызны тугыз ай узганнан соң туган якларына кайтарып җирләдек. Әмир энебезнең авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын, Аллаһы Тәгалә аңа шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итсен. Изге, халыкка бик тә кирәкле эш башкаручы “Муслим. Ритуал. Сервис” оешмасын Аллаһы Раббыбыз ярдәменнән ташламасын.

Апасы Рауза ВАЛИУЛЛОВА.

Әмир Берхеев