Рәхмәт хаты

Шушы көннәрдә генә безнең гаиләбез авыр хәсрәт, зур югалту кичерде. Гаиләбез башлыгы, хөрмәтле тормыш иптәшем, әтиебез һәм бабабыз Эмиль Летфулла улы Валиулин безнең арабыздан кинәт кенә мәңгелеккә китеп барды. Якын кешебезне соңгы юлга озатырга ярдәм иткән, кайгыбызны уртаклашкан барлык туганнарга, дусларга, тирә-күршеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Гомерен тырыш хезмәткә багышлаган тормыш иптәшем Эмиль Летфулла улы кайда гына эшләсә дә, үзеннән соң бары тик якты истәлекләр калдырды, һәр эшне җиренә җиткереп башкарды, гадел һәм намуслы булды. Шуңа күрә аның белән хушлашырга, кадерлебезне мәңгелеккә озатырга бик күп хезмәттәшләре, курсташлары, классташлары, авылдашлары, “Өмет” газетасы редакциясе хезмәткәрләре килгән иде. Барысына да зур рәхмәт!

Якын кешебезне шәһәребезнең Инзенская урамындагы “Солтан” мәчете ярдәмендә озаттык. Әлеге мәхәллә мөселманнарына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.

Кешелекле, ярдәмчел, саф күңелле булуыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Исән-сау гомер итегез!

Хөрмәт белән, мәрхүмнең тормыш иптәше Рәмилә ВАЛИУЛИНА.